Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025-2026 елларга эшчәнлектә клиентлар үзәклеген кертү (җитлеккәнлек) дәрәҗәсен арттыру чараларын башкаруын дәвам итә.
Җитмеш ел гаилә тормышы-ул дата гына түгел, ә мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәү белән тулы бер чор. Мамадыш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дөлмиева Гараниннарны бу истәлекле юбилейлары белән өйләренә барып котлады.
13 февральдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның конференц-залында «Проекттан гамәлгә: система ышанычлылыгын югалткан җирдә» инженер-гамәли конференциясе узачак. Чара «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.
Ел саен үткәрелә торган бәйрәм — Бөтендөнья кычкырып уку көне ел саен февральнең беренче чәршәмбесендә уза
21 сәгатьтән. 5 февральдә сәгать 10 га кадәр. 2026 елның 6 феврале
Сарман районы үзенең язучылары, шагыйрьләре белән дан тота. Шуларның берсе – чыгышы белән Иске Минзәләбаш авылыннан булган фантаст-язучы, татар телендә фәнни-фантастик әдәбиятка нигез салучыларның берсе Адлер Камил улы Тимергалин. Быел аның тууына 95 ел тула. Шул уңайдан бүген язучы исемен йөртүче Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар язучысының фантастик дөньясы» дип исемләнгән районара фәнни-тикшеренү укулары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы оештырылды.
Утырыштан соң кунакларны шулай ук Адлер Тимергалин исемен йөртүче музейга чакырдылар. Чараны мәктәп директоры урынбасарлары Эльвира Илһамова белән Таңсылу Сәхәбиева алып бардылар. Директор Гөлия Гыйльфанова чарада катнашучыларны кыскача гына мәктәп тормышы, укуларның нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова язучының кызы – рәссам, нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче, РФ рәссамнар берлеге һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалинага районның 95 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән символик бүләк тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева белән Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахмановның да чыгышлары тыңланды. Авыл имам-хатыйбы – Адлер Тимергалинның туганы Илдар Әшрафуллин аның белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Алсу Тимергалина белән язучының улы – эшмәкәр Рөстәм Тимергалин кунакларга китаплар, бүләкләр тапшырдылар, үзләре дә бүләксез калмадылар. Чарага якташыбызның оныгы Камил дә кайткан иде. Кунаклар укучылар чыгышлары, җыр-биюләре, музей экспонатлары, махсус хәрби операция геройларына багышланган почмак, мәктәп һәм музей тарихына багышланган презентацияләр белән таныштылар.
Мөхтәрәм кунаклар – татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил премияләре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, татар шагыйре, язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев Адлер Тимергалинга багышланган шигырьләрен укып үттеләр. Ахырдан барысы да «Туган тел»не башкардылар, Алсу Тимергалинаның мастер-классы кысаларында рәсем ясап карадылар. Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.
24 фатирлы яңа йорт файдалануга тапшырылган.
5 февральдә Эзмә мәдәният йортында өлкән буын катнашучылары белән «Зарядкага бас»дип исемләнгән чара узды. Хәзерге дөньяда сәламәтлек турында кайгырту көннән-көн актуальләшә бара, бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен. Даими физик күнегүләр активлыкны сакларга, кәефне яхшыртырга һәм актив тормышны озайтырга ярдәм итә. Сәламәт булу-актив булу дигән сүз. Стресс һәм утырып яшәү рәвеше нормага әйләнгән заманча дөньяда үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәклеген истә тоту аеруча мөһим.
Россия фәне көне алдыннан, безнен, бакчада тәрбияләнүче балалар "Тылсымлы манара" исемле, шикәр белән кызыклы тәҗрибә үткәрделәр.
Балаларга шундый мавыктыргыч экспериментлар, тәҗрибәләр һәм безне чолгап алган дөнья артыннан күзәтүләр бик ошый. Алар түземсезлек белән киләсе дәресләрне көтәләр.
#Россия фәне көне#
Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең операция блогында ингаляцион наркоз өчен яңа аппарат файдалануга тапшырылды. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.