Функция порталның 14 яшьтән өлкәнрәк барлык кулланучыларына да ачык
2026 елның 4 февралендә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Мәскәү шәһәре ГБУК җыентыгыннан «Н.В. Гоголь йорты – мемориаль музей һәм фәнни китапханә» күргәзмәсе ачыла.
Ул «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» 2 илкүләм проекты кысаларында ОМС полисы буенча бушлай уздырыла
2026 елның 1 гыйнварыннан барлык хисаплар бары тик электрон рәвештә — бердәм расланган форма буенча кабул ителәчәк.
Кәрәкәшле авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң әһәмиятле сугышларның берсен искә алуга багышланган "Сталинград батырлыгы үлемсез" патриотик сәгате узды.
Февраль һәм март бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында сорау арту чорына Казан –Мәскәүгә йөрүче 205/206 һәм 285/286 номерлы ерак араларга өстәмә поездлар билгеләнгән.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75
Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» конкурсының мәктәп этабы узды. Ата-аналар һәм балалар бергәләп зирәклек, тапкырлык һәм бердәмлек сыйфатларын күрсәттеләр. Конкурс барлык катнашучыларга якты хисләр бүләк итте, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында үзара аңлашуны ныгытты, шулай ук дуслык һәм ярдәмнең мөһимлеген искәртте. Бәйгенең җиңүчеләре булып 6 А сыйныфы танылды! Балаларны һәм аларның ата-аналарын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да актив катнашулары, креатив якын килүләре, дустанә атмосфералары һәм уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу конкурс безнең сыйныфларда дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга тагын бер адым булсын! Яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартылып тора.
2026 елның 4 февралендә Татарстан Республикасында төнлә һәм иртән һава температурасының -25 кә кадәр төшүе көтелә..-30, көнбатышта -32гә кадәр (Казанда -25..-27, урыны белән -31), көндез кайбер районнарда һава температурасы -25 сакланачак; - төнлә көнчыгышта көчле кар, буран, кар көртләре.