ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Көн тәртибендә нефть, газ, химия тармагының алга таба инновацион үсешенә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.

Нурлат янгын сүндерүчеләр командасы чаңгы ярышларында җиңү яулады

Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Иске Минзәләбаш" агрофирмасы ҖЧҖ вәкиле Гәрәев Раушан Фәрит улы, Сарман районы буенча участок уполномоченные Сагъдатова Гөлназ Өлфәт кызы, Сарман муниципаль районы прокуроры Панишев Алексей Николаевич, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары катнашты. Мугинов Айрат Рөстәм улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре. Авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Нәзиф улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. «Иске Минзәләбаш» агрофирмасы ҖЧҖенең 2025 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады Гәрәев Раушан Фәрит улы. Полиция участок уполномоченные Сагъдатова Гөлназ Өлфәт кызының бер ел эчендә башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүмат тыңланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады . Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яхшы уңышның түтәлдән түгел, бәлки кечкенә тәрәзә төбеннән башлануын Һәр бакчачы төгәл белә

Кыш — гадәттән тыш хәл булган урынга керә торган юлның буш булырга тиешлеген истә тоту аеруча мөһим вакыт

2026 елның 30 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә

Спас районында гражданнарны бушлай транспорт белән китерү программасы үз эшен дәвам итә

30 гыйнварга һава торышы.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе»:

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2026 елның 30 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

 көчле кар, юеш кар; 

- көчле җил тизлеге 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр);

 күрү мөмкинлеге 500-1000 м га кадәр һәм аннан да азрак начарая барган буран;

 бозлавык;

- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International