ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Җомга көнне, 23 гыйнварда, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рус ишарә теле буенча дәрес узачак.

15 февральдә  башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү уку-укыту программаларын гамәлгә ашырганда файдалануга кертелгән электрон белем бирү ресурсларының федераль исемлегенә кертү өчен электрон белем бирү-методик материалларына экспертиза үткәрү турында гаризалар кабул ителә башлады.

 


20
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында үз иркең белән эш башкару  үсешенә өлеш керткән өчен «Игелекле Татарстан»  премиясе булдырылды. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

Түбән Чыршылы авылын саклау буенча аерым пост начальнигы халык белән ике мөһим очрашу үткәрде. Күрше Куакбаш авылында халык җыены барышында районда 2025 елда янгын турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру һәм кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы аңлатылды.

Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының көр тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте, аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.

2026 елда Татарстанда җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа башланып китә. Программага 44 бина кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм республика Юстиция министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле уртак утырышында хәбәр итте.

Бүген Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының киң вәкиллекле уртак утырышы булды, анда 2025 елга закон чыгару эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы 2026 елның 19 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр калорияләрне санауны популярлаштыру атнасын игълан итте. Бу инициатива артык ашау һәм симерү проблемасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән, ул Россиядә 50% тан артык хатын-кызга, 30% ир-атка һәм 12% балага кагыла...

2026 нчы елның 18-20 нче гыйнварында Гарәп теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 6 укучы катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International