Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне оештыру өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Искәртәбез, ул торак йортларда көнкүреш газ җайланмазларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде. Гыйнварның беренче ике атнасында республикада янгыннар һәм ис тиюгә бәйле һәлакәтләр теркәлгән. Фаҗигаләр күп фатирлы йортларда да, шәхси секторда да була.
«Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проектының иң мөһим бурычларыннан берсе булып юл хәрәкәте иминлеген арттыру хезмәт итә. Илкүләм проект ярдәмендә юлларда җәяүлеләр кичүләрен төзекләндерәләр, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштыралар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде. Йөкләмәләрнең төп өлеше йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җайланмаларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә кагыла.
Татарстанда 5 илкүләм проект һәм 3 дәүләт программасы кысаларында 17 млрд сумлык 172 төзелеш һәм ремонт объектын гамәлгә ашыру планлаштырылган.бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
Чара «Гаилә» милли проекты һәм «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында үткәреләчәк. Ютазы муниципаль районының үзәк балалар китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Россия Дәүләт китапханәсе химаясендә гамәлгә ашырыла торган «Гений места» проектына рәсми рәвештә кертелде.
15 гыйнварда район мәдәният йортының хореография залында хореография буенча мастер-класс яшьләр өчен иң якты вакыйгаларның берсе булды. Бу чара «Пушкин картасы» программасы кысаларында оештырылды. «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле балетмейстеры Минзилә Мәүзир кызы Абдурахманова бөтен дәрескә тон биреп, катнашучылар өчен разминка үткәрде.