ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы өчен яңа исемлеккә 1 200 позиция керә, ул 2026 елның II кварталында сметалар исәпләү өчен кулланылачак.

Бүген Татарстанда 1 112 почта бүлекчәсе эшли, шуларның 852се авыл җирлегендә урнашкан. Почта бүлекчәләре челтәрен яңарту, бигрәк тә авылларда, халыкка уңайлы шартларда төрле почта хезмтәләрен алырга мөмкин итә. 

Балалар халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту кысаларында табиблар кабул итү һәм манипуляцияләр үткәрү кабинетлары саны арттырылды.

Бүгенге киңәйтелгән киңәшмә бүләкләү тантанасыннан башланды. Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Мөхәммәдиева Зөлфия Марат кызына Рәхмәт хатын тапшырды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумының 25.12.2025 № ПР-1-1 карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә.конкурсның муниципаль этабына заявкалар кабул итү вакыты: 2026 елның 19 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр.

2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында 298 бәяләмә (ЯТБ), шулай ук документ бирүдән баш тарту турында 180 карар бирелгән.

Хәзер республикада утырып волейбол актив үсә. Бу спорт төре СВО ветераннарына сәламәтлекләрен ныгытырга, хәрәкәт функцияләрен торгызырга, шулай ук профессиональ спорт ярышларында катнашу өчен перспективалар ачарга мөмкинлек бирә.

Бүген Иннополиста балалы гаиләләр өчен мөһим вакыйга булды-капиталь ремонттан соң шәһәр балалар поликлиникасы үз ишекләрен ачты!

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International