ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Ярышларда дүрт команда катнашты: «Иске Чүпрәле», «Городище», «Кайбыч» һәм «Тәтеш»

Раштуа-бөтен дөньяда миллионлаган кеше өчен елның иң бәхетле, иң җанлы вакыты. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы, көтелгән бәйрәм. 7 январь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Рождество алдыннан могҗизалар" исемле балалар чыршысы үткәрделәр.Башта балаларга «Кар бабай ничек бүләкләрне югалткан»театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Спектакльнең башыннан ук Убырлы, Су иясе, Кар бабай һ.б. әкият геройлары балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәмчә маҗара атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәли җыр-биюләр, әйлән-бәйлән уйнау белән чын бәйрәм башланды. Ел дәвамында клубта һәм китапханәдә уздырыла торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке Яңа ел кәефе алды. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк – балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Кышкы могҗиза” дип исемләнгән мастер класс оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8 январь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен фольклор сәгате булып узды. Чара барышында балалар татарларның көнкүреше тарихы белән таныштылар. Катнашучылар әбиләрнең сандыгына күз салдылар. Анда элекеге буын әбиләребезнең кием-салымнары, бизәнү әйберләре, сөлгеләре һәм көнкүреш әйберләре саклана. Һәрбер әйбер кеше кулының кагылу җылысын, останың энергетикасын, ниндидер сер саклый. Балалар игътибар белән милли бизәкләр, хатын-кыз милли киемнәре элементлары, боларның ничек барлыкка килүе турында мавыктыргыч хикәя тыңладылар. Катнашучылар кулъяулык, камзул, калфак, сөлгеләр бизәкләренә сокланып карап тордылар. Фольклор сәгате татар халкының үткәненә күз салырга һәм хәзергесе белән бәйләүче җепләр табарга ярдәм итте.
 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Район җитәкчелеге 94 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәт ветераны Шәфәкать Габдрахманов янына килеп, аны шәхсән котлады һәм сәламәтлек теләде.

Әлмәт территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез ташлауның биш очрагын ачыклаган. Шоссейная урамында “Восход”коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә белгечләр биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыкларны, шулай ук асфальт т”шәмәләрнең ватыкларын теркәгәннәр. Моннан тыш, экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар.


 

Иртәгә, 10 гыйнварда, Нурлатның үзәк урамнарының берсендә юл ябылачак. 6:00дан 19:00га кадәр, кар чистарту һәм ташу сәбәпле, Вахитов урамы белән Карл Маркс урамы кисешкән чаттан Гыйматдинов урамына кадәр юл ябык булачак.

2026 елның 9 гыйнварында 18 сәгатьтән алып 10 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр Нурлат районы буенча

Алабакүлдән озын гомерле Ольга Галиәхмәт кызы Салихованы район башлыгы исеменнән Аппарат җитәкчесе Марьяна Вәлиуллова, шулай ук Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов котлады.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкына җәмәгать судьяларына процессуаль документларны Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыру мөмкинлеге турында искә төшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International