2026 елның 1 февраленә кадәр экологик агарту һәм табигый фотография өлкәсендә «Рассвет» илкүләм премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
2025 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә хезмәт эшчәнлеген башлаган сигез яшь белгеч республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алды.
2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм турында» Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәткәндә исәпкә алына торган керемнәрнең чик дәрәҗәсе 23 000 сумга кадәр арттырылды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре бәйрәм ялларында республика территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында планлы рейдлар үткәрделәр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әгерҗе районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы һәм «Кама-Ык»‑ заказнигы территориясендә су биологик ресурсларын саклау буенча белгеч тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданин тоткарланды.
Кыш - кошлар өчен кырыс вакыт. Салкын, кар һәм гадәти азык җитмәү алар өчен җитди сынаулар тудыра, шуңа күрә Җәлил поселогының 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы әти-әниләре һәм тәрбияләнүчеләре "Кышын кошларга ярдәм итегез" акциясендә катнашалар. Җимлеккә салынган һәр азык - табигатебезне һәм анда яшәүчеләрне саклап калуга бер адым бит ул.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына агымдагы елда финанслаулары 6 млрд сумнан артык, анда 32 объект кергән. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Быел Лениногорскида Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды»республика программасы буенча 19 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
«Могҗизаларга каршы» бәйрәм чарасы 13 гыйнварда 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр «Алнас» стадионында уза.