17.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Актүбә» АҖ техник карау уздырылды
Россиянең Федераль салым хезмәте юридик затларның бердәм дәүләт реестрында (ЕГРЮЛ) һәм шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРИП) ОКВЭД буенча кодлар турында белешмәләрне кертү һәм чагылдыру тәртибендә сизелерлек үзгәрешләр турында хәбәр итә.
17 гыйнварга һава торышы.
Бүген Министрлыкта муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Чаллы шәһәрендә профилактик чара уздырылды
2026 елның 17 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының урыны белән -25 кә кадәр төшүе көтелә..-31 (Казанда түбән урыннарда -25..-27˚).
2025 елда җир асты байлыклары торышын мониторинглау буенча еллык хисап: төп аспектлар һәм сроклар
Озак вакытлы нәтиҗә һәм рецидивлар куркынычын киметү.
Сеҗе авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде
Ильяс Фәттахов
Иң зур авыл җирлеге бу – 15 авылны берләштерә. Барысы 1015 хуҗалык исәпләнә, 2358 кеше яши.
Җирлектә 5 мәктәп бар, аларда 182 бала укый (Сеҗедә – 25, Сикертәндә – 42, Курса-Почмакта – 79, Курса разъездында 36 бала). Өч мәдәният йорты, өч китапханә, ике музей, алты фельдшер-акушерлык пункты, өч почта бүлеге, уналты кибет, 11 мәчет эшли.
Күчмә утырышта катнашучылар әлеге объектларда булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар.
Шәхси хуҗалыкларда 1010 мөгезле эре терлек, 457 сарык һәм кәҗә, 113 ат, 711 умарта исәпләнә. Рәдис Әхмәтҗанов, Наил Вәлиуллин, Тимербулат Хәсәнов фермер хуҗалыклары эшчәнлек алып бара. Ринат Шакиров, Зөлфәт Шакиров, Ринат Исмәгыйлев, Фәргать Хөрмәтов, Шамил Гыйззәтуллин, Рания Зиятова, Раил Хисмәтов, Радик Нигъмәтов, Йолдыз Шакирова, Фаил Җаббаров, Яхъя Сафин, Рамил Әхмәтҗанов грантлар отып кечкенә фермалар төзегәннәр.