2025 елда терлекчелек эшенә башлангыч йомгаклар эре мөгезле терлекләр саны артуын күрсәтте.
15 гыйнварда Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Без бергә: дуслык күпере» дигән психологик тренинг узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Зилә Садыйкова «Лекотека» кабинетында оештырган чара менталь үзенчәлекләре булган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Нелли Галимханова Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде
Чистайда яшәүче хатын Чистай территориаль органына ремонттан соң товарның кимчелекләре кабат ачыкланганда кулланучы хокуклары турындагы сорау белән мөрәҗәгать иткән. Эшләр тәмамланганнан соң дефектлар яңадан барлыкка килә, һәм хатын акчаны кире кайтарырга тели, әмма кире кагыла.
ТР экология министры Азат Җиһаншинның беренче эш сәфәрләренең берсе Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларына визиты булды.
18 гыйнварда Казанда ушу буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак. Турнирлар федераль округ дәрәҗәсендәге ярышларга сайлап алу булачак.
21 сәгатьтән. 16 гыйнварда сәгать 10 га кадәр. 2026 елның 17 гыйнвары
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды.
Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде.
"Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
Докладның темасы: “Түбән Кама муниципаль районында коммуналь инфраструктураны үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкта инвестицияләр турында”