ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2025 елны дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итү өлкәсендә төп казанышлар белән тәмамлады.

2026 елның 12 гыйнварыннан Татарстан эшмәкәрләренә агымдагы елга хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирелә. 

10-11 гыйнварда Казанда Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган «Ак Барс» көрәш клубы призларына дзюдо буенча VII турнир узды. Татамида Ульяновск, Пенза, Новочебоксар, Йошкар-Ола, Волжск һәм Татарстанның барлык шәһәрләреннән 300дән артык яшь спортчы чыгыш ясады.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында 6385 нче Казан-Йошкар-Ола шәһәр яны поездына Помара станциясе буенча пассажирларны утырту һәм төшереп калдыру өчен тукталыш кертелгән. Элек монда техник стоянка гына булган.

Балалар үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен күрсәттеләр һәм дуслары белән күңелле вакыт үткәрделәр. Кайбер сораулар командаларда җанлы дискуссияләр уятты! Балаларның бер-берсе белән ничек аралашуларын, иптәшләренә ярдәм итүләрен күзәтү аеруча игътибарга лаек иде. Бу команда рухын ныгытуга һәм дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итте. Иң актив катнашучыларга призлар тапшырылды. Әмма иң мөһим нәтиҗә-барлык катнашучылар да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яңа белемнәр алды.

6 январь көнне Иске Җөри  авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Төкле аягың белән Яңа ел” дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар әти-әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балаларны бүләкләде.

6 гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсендә балалар өчен күләмле кар бөртекләре ясау буенча «Үз кулларың белән күләмле кар бөртеге» дип исемләнгән мавыктыргыч мастер-класс узды. Балалар матур эшләнмәләр ясарга өйрәнделәр, алар кышкы бәйрәмнәрдә өй өчен бик шәп бизәк булды. Мастер-класс эшләнмәләр ясау дәресе генә түгел, ә кәгазь һәм фантазия дөньясына чын иҗади сәяхәт тә булды. Балалар кәгазь бөкләүнең төрле техникасы, кар бөртекләрен ничек дөрес кисү турында белделәр. Мастер-класс балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә генә түгел, китапханәдә җылы һәм дустанә атмосфера тудырырга да ярдәм итте. Балалар күңелле итеп вакыт уздырдылар, бер-берсе белән аралаштылар һәм үз идеяләре белән уртаклаштылар. Мастер-класс азагында барлык катнашучылар да матур эшләнмәләр генә түгел, бик күп уңай хис-кичерешләр дә алдылар.

Бу ел фасылы вакытында барысы да искитекеч матур! Хәттә кышның салкыннары да яхшы, чөнки нәкъ менә алар туган йортларының җылысын, рәхәтлеген яратырга һәм кадерен белергә өйрәтәләр. Ә кышкы күңел ачулар ни генә тора? Елның бу вакытында табигатьне тасвирлау — чын ләззәт. 6 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә балалар өчен “Кыш Бабайга рәсемнәр” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар.

Кышкы әкиятләр - мавыктыргыч Яңа ел алды тарихы гына түгел, алар тылсым, могҗиза һәм кызыклы маҗаралар да. Әкиятләрнең төп геройлары - явызлык, сихер, суык белән батырларча көрәшүче һәм әлбәттә, җиңеп чыгучы Кыш Бабай, Кар Кызы, җәнлекләр һәм кошлар.

Федераль законнар нигезендә 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 27 093 сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International