ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карамагындагы Чаллы дәүләт педагогика университеты (НГПУ) абитуриентлар өчен белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә.

Яңгыравыклы көлү, малайлар һәм кызларның бәхетле йөзләре - 6 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында шундый җанлы атмосфера хөкем сөрде. Бүген Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Кар патшалыгында, салкын дәүләттә" дип аталган балалар чыршысы үткәрелде. Бәйрәм "Сәйлә"балалар театр коллективының театральләштерелгән куелышы белән башланып китте. Соңыннан әкият геройлары: мәче, төлке һәм Убырлы Карчык тамашачыларны Яңа ел тылсымы атмосферасына чумдырдылар, әкияти кәеф тудырдылар һәм кунакларны бәйрәм тамашасына җәлеп иттеләр. Кыш Бабай, Кар кызы килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Һәр бала аның кечкенә йөрәгендә әле озак яшәячәк бик күп уңай хис-кичерешләр алды.

Чара тәм-том тутырылган Яңа ел пакетлары һәм уртак фото белән тәмамланды! Бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк – балаларның бәхетле күзләрен күрү. Иганәчеләргә бәйрәмебезне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

6 январь көнне Сулэ һәм Түбән Утар авыл клублары хезмәткәрләре балалар өчен Байлар Сабасындагы үзәк чыршыга экскурсия оештырдылар.Балалар рәхәтләнеп тауда шудылар,уйнадылар, күңел ачтылар. Кояш нурлары белән сөендереп торды. Вакытны күңелле һәм файдалы уздырдык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

6 нчы гыйнварда Морад Рамзи исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучы Юнысова А.В. белән берлектә саф һавада күңел ачтылар.

ТР Пространство белешмәләре фондында гомуми күләме 22 ТБ дан артык булган якынча 10 мең материал бар.

6 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Тайна новогодней звезды» - исеме астында балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы «Әдәби алан» проектында катнашучы балаларны  бүләкләп киттеләр.

   Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 400 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 257 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Тәүлеккә 6014 тонна ком-тоз катнашмасы, 270 тонна тоз, 15 тонна тоз эремәсе тотылды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды.

Хәзерге вакытта республикада алгарышлы үсеш территорияләре биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International