Әлмәттә кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту конкурсында катнашкан журналистларны бүләкләделәр. Бүләкләрне Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тапшырды. Чараның максаты-гражданнарның хокукларын саклауга игътибарны җәлеп итү, юридик грамоталылыкны арттыру һәм куллануга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2025 елның 28 ноябрендәге 429-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 27 093 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 31 гыйнварыннан да соңга калмыйча заказчылар 44-ФЗ номерлы Закон һәм 223-ФЗ номерлы Закон буенча Россия гражданнары, россия юридик затлары тарафыннан башкарылган һәм күрсәтелә торган товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алу күләме турында хисап урнаштырырга тиеш.
Элегрәк ТР Экология министрлыгына Алабугада агынты суларны агызу турында халыктан мөрәҗәгать килгән иде. Кама буе идарәсе инспекторлары Чулман урамына чыктылар.
9 гыйнвар Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Фольклор мирасы» интерактив программасы булып узды.
12 гыйнварда Россиянең Кызыл китабы көне билгеләп үтелә.
2026 елның 13 гыйнварында 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ата-аналары балаларына алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаганнар гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү көне оештыра
Теләче районында «кулланучылар хокукларын яклау»темасына олимпиадада катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Тестлар һәм эссе язуда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән биш укучы олимпиада җиңүчеләре булды. Алар арасында Әдилә Хәмидуллина, Фәридә Вәлиева, Илүзә Гыймадетдинова, Тәлгать Сәгъдиев һәм Таңсылу Йосыпова бар. Аларның һәркайсына кулланучы хокукларын өйрәнү өлкәсендәге зур уңышлары өчен кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Мамадышның сәнәгать мәйданчыгында әле рәсми рәвештә ачылмаган теплица комплексы уңышлы гына эшләп китте һәм роза чәчәчкләренең беренче сынау партиясен үстерде. Беренче уңыш 2000 данә чәчәк бирде, монда 8 төрле чәчәк сорты иде, бу базар ихтыяҗын һәм продукциянең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирде.
Казанда «Казан юлбарыслары» дзюдо һәм самбо командасы «юлбарыслар карда» кышкы спорт эстафеталарын уздырды. Чара Россия дзюдо федерациясенең «чемпионнар гаиләсе»бөтенроссия проекты кысаларында оештырылган.