Олы Нырты мәдәният йортында Тубән Шытсу мәдәният йорты,Тенеки, Йосыф- Алан авылы клуб мөдирләре һәм үзэшчәннәре тарафыннан Гөлшат Мөхәммәдшинаның " Соңлаган бәхет"исемле комедиясе куелды.
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган.
Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
2026 елның 16 апрелендә Бакырчы урта мәктәбендә «Умники и умницы»-«Эпир маттур ачасем»муниципаль интеллектуаль — танып белү уены булып узды.
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара булды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Быел Татарстан территориясендә янгынга каршы режим 25 апрельдән 11 майга кадәр гамәлдә булачак. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Артем Солягин һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев Валентина Леонтьевна Йосыпованы хәстәрләде — бу ханымның балачагы Бөек Ватан сугышының куркыныч елларына туры килә.
ЭКОяз-2026