Чаллы шәһәрендә профилактик чара уздырылды
2026 елның 17 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының урыны белән -25 кә кадәр төшүе көтелә..-31 (Казанда түбән урыннарда -25..-27˚).
2025 елда җир асты байлыклары торышын мониторинглау буенча еллык хисап: төп аспектлар һәм сроклар
Озак вакытлы нәтиҗә һәм рецидивлар куркынычын киметү.
Сеҗе авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде
Ильяс Фәттахов
Иң зур авыл җирлеге бу – 15 авылны берләштерә. Барысы 1015 хуҗалык исәпләнә, 2358 кеше яши.
Җирлектә 5 мәктәп бар, аларда 182 бала укый (Сеҗедә – 25, Сикертәндә – 42, Курса-Почмакта – 79, Курса разъездында 36 бала). Өч мәдәният йорты, өч китапханә, ике музей, алты фельдшер-акушерлык пункты, өч почта бүлеге, уналты кибет, 11 мәчет эшли.
Күчмә утырышта катнашучылар әлеге объектларда булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар.
Шәхси хуҗалыкларда 1010 мөгезле эре терлек, 457 сарык һәм кәҗә, 113 ат, 711 умарта исәпләнә. Рәдис Әхмәтҗанов, Наил Вәлиуллин, Тимербулат Хәсәнов фермер хуҗалыклары эшчәнлек алып бара. Ринат Шакиров, Зөлфәт Шакиров, Ринат Исмәгыйлев, Фәргать Хөрмәтов, Шамил Гыйззәтуллин, Рания Зиятова, Раил Хисмәтов, Радик Нигъмәтов, Йолдыз Шакирова, Фаил Җаббаров, Яхъя Сафин, Рамил Әхмәтҗанов грантлар отып кечкенә фермалар төзегәннәр.
Хөрмәтле авыл халкы hәм авыл җирлеге кунаклары!
Сезне Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең еллык хисап җыелышына чакырабыз, ул 2026 елның 21 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Хуҗа Хәсән мәдәният йортында узачак. Көн тәртибе:
1.Авыл җирлеге башлыгының хисабы
2.Хозесан урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының хисабы.
3. ФАПларның эш йомгаклары: Хуҗа Хәсән авылы, Турминское авылы.
4. Төрле.
Хисап җыелышында район башлыгы А. И. Рахматуллин катнаша. hәм районның бүлек җитәкчеләре . Администрация
Улы махсус хәрби операция зонасына китү белән, Фирая Вәлишина егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү эшен башлап җибәрә
Без бергә
Гөлсинә Зәкиева
Арчаның Галактионов урамындагы ике катлы йортта яши ул. “2015 елда төзи башлаган иде улым, быел күчтек”, – диде Фирая ханым. Янында гына гомер иткән иске йортлары да тора. Менә шул йортта туганнары, дуслары, танышлары белән маскировка өчен челтәрләр үрүне оештыра 75 яшьлек Фирая Вәлишина.
Арчаныкы ул. Әтисе төзегән йортта төпләнеп калган. “Төп йортта син каласың”, – дигәннәр бертуганнары. Фатирлары булуга карамастан, әнисен карарга кирәк булгач, ул аның янына кайта һәм шунда төпләнеп тә кала. Әнисен тәрбияләп, олы юлга да Фирая ханым озата.
Кәче авылы халкы өчен күңелле вакыйгалар булып кына тора.
Әле кайчан гына ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылган иде. 2025 елның 26 декабрендә аның янәшәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов килде.
Медпункт төзелеше Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү“ республика программасы кысаларында мөмкин булды.
Төньяк йөреш сәламәт озын гомер перспективасы булып тора
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды.
Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде.
"Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.