Казан федераль университетында үткән Бердәм ачык ишекләр көненә 2 меңнән артык кеше, аларның әти-әниләре һәм остазлары җыелды.
Сочида команда алты матчның дүртесен отты.
Әгәр сезнең балагыз ГТО нормаларын тапшырырга тели икән, ләкин аңа әле 14 яшь юк - теркәлү Сезнең профиль аша дәүләт хезмәтләрендә башкарыла.
Тәтеш районында язгы кыр эшләренә рәсми старт бирелде. Һава торышының көйсезлегенә карамастан, игенчеләр авыл хуҗалыгы циклының иң җаваплы этапларының берсенә керештеләр. Кырларга беренче булып «Колос» ҖЧҖ механизаторлары чыкты, алар көзге культураларны тырмалау һәм тукландыру сезонын ачтылар.
Язгы каникуллар вакытында Килдеш урта мәктәбе укучылары һәм "Елмаю" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр активлык күрсәттеләр һәм ГТО нормаларын үтәү чараларында катнаштылар.
Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән даими рәвештә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.
3 нче апрельдән 5 нче апрельгә кадәр Байлар Сабасында "урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган "Сәламәтлек"ХХІІІ нче авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды. Мөслим районыннан Шәйхуллина Алия, Ситдыйкова Динара, Шәйхуллин Нурислам, Зәлилов Айнур катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча безнең бадминтончылар команда беренчелегендә 1 нче урынны алдылар. Спортчыларыбызны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
3 апрель көнне Алабуга муниципаль районының 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасы базасында Казан федераль университетының Алабуга институты катнашында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле яклап үсүенең нигезе буларак билингваль һәм полилингваль белем бирү » III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
6 апрель көнне "Укучылар өчен мәдәният" проекты кысаларында оештырылган мәктәп укучылары өчен "Космос в кадре" Бөтенроссия иҗат акциясе старт ала.
Казанда Татарстан һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән 300гә якын кешене җыйган «АкРобот» робототехника һәм технологик иҗат фестивале узды.