ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Стадионда урнашкан чаңгы юлы хәзер кичләрен дә яктыртыла.

Кышкы спорт төрләрен сөючеләр өчен күңелле яңалык – стадиондагы чаңгы юлында хәзер көндез генә түгел, кичләрен дә рәхәтләнеп шуарга була. Хәзер биредә караңгы вакытта да энә табарлык якты. Дөрес, ул башка елларда да яктыртыла иде. Тик быел баганалардагы утлар тагын да көчлерәккә алыштырылган.

48 ел гомерен Арча педагогика көллиятендә физкультура укытуга багышлаган Барый Бакиров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гөлсинә Зәкиева

1945 ел ахырында туган ул, әмма 1946 елның беренче гыйнварында гына яздыра алганнар. Шуңа Барый Каюмович туган көнне һәр елның беренче көнендә билгеләп үтә.

Апас районы Өчиле авылыннан ул. Күп балалы гаиләдә үсә. Әнисе Мөнирә укытучы була. Малай алты яшеннән укырга керә.

– 45нче елгылар сигезләп булганбыз. Башлангычтан соң бишенче сыйныфка биш километр ерак-лыктагы Дәүләки исемле авылга йөреп укыдык. Организмга файда булган ул җәяү йөрүләр, – ди Барый Бакиров. – Аннан эшләп үстек. Җәен дә, кышын да тик тормадык. Ә сигезенче сыйныфка тагын икенче авылга укырга киттем. Берүзем Урта Балтайга йөрдем.

“Күрше фестның” кышкы сезоны Арча районында “Дуслык күпере” этномәдәни квесты форматында уздырыла

Татарстанда кыш

Гөлнур Миннебаева

5 гыйнварда Арчада “Татарстанда кыш” программасы кысаларында узучы “Күрше фест” бәйгесе чараларына старт бирелде.

Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.

Гөлсинә Зәкиева

2026 елда беренче бала нәкъ беренче көнендә,

1 гыйнварда көндезге ике туларга унбиш минутта дөньяга аваз салды.

Малай, 3 килограмм 560 грамм. Ибраһим дип исем кушканнар. Гаиләдә дүртенче бала. Җиде яшьлек Ислам, дүрт яшьлек Динә һәм ике яшьлек Әминә дә энеләрен каршыларга килгән иде.

Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге ишеген атлап керүгә таныш йөзләрне күрдем. Арчада яшәүче Гамбәрия апа Гафарова елмаеп каршы алды. “Бу балалар – минем оныкчыкларым, кызым Миләүшәнең кызы Айгөлнең балалары”, – диде ул.

Кулына зур чәчәк бәйләме тоткан Илнур, әнисе Раушания ханым, Айгөлнең әнисе Миләүшә дә шунда.

16 гыйнварда 21.00 сәгатьтән 17 гыйнварның иртәнге сәгать 10.00 кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Янурыс авыл җирлеге хезмәткәрләре элек урнаштырылган янгын хәбәрчеләрен тикшерделәр.Хәбәрчеләрнең булу-булмавын һәм эшкә сәләтлелеген тикшерделәр. Анда күп балалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр катнашты.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2026 елның 17 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 .-31˚гә кадәр төшүе көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International