ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Яңа ел алдыннан  Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга – «Алгарыш» яшьләр үзәген ачу тантанасы булды

Киләчәккә карап

Румия Надршина

Ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Банк урамындагы ике катлы бина (26а йорт) матур эшләнгән. Кунаклар мондагы шартларны карап чыктылар. Ә арчаларның әлеге яңа бинада күрсәтерлек һөнәрләре күп. “Нур“ телестудиясенең булачак журналистлары хәтта Казан кунакларыннан интервью да алдылар. Министр Азат Кадыйров һәм Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов бик рәхәтләнеп сорауларга җавап бирде. Министр Азат Кадыйров төрле проектларда катнашырга чакырды. Тимур Сөләйманов яшьләрне, ничек тә телефоннан аерып, кызыклы проектларга тартуны алга сөрде. Кызыклы проектларны яшьләр үзләре тәкъдим итә ала. Осталык классы, телестудия, бию, шахмат, тавыш яздыру студиясендә һ.б. бүлмәләрдә булдылар. Хәтта тамак ялгау өчен кафе да бар. Әлеге бинаны төзегән “Эталон групп“ ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов символик ачкычны тантаналы шартларда “Алгарыш” яшьләр үзәге җитәкчесе Диана Шалагиновага тапшырды.

17.01.2026 елга ашыгыч кисәтү

7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.

Бу үзеңнең физик формаңны тикшереп, күңел күтәренкелеге генә түгел, ә бюджет өчен дә файда алу өчен менә дигән сәбәп. 

"ТР пространство мәгълүматлары фонды" ДБУ аучылык җирләренең чикләрен төгәлләштерү эшләрен дәвам итә, аннары алар турында мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (БДКМР) кертә.

17.01.2026 елга ашыгыч кисәтү

Арча районы территориясен тикшерү барышында Төньяк идарә инспекторлары җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалануны ачыклаганнар.

 

«Россия турында сөйлә: Безнең заман геройлары» Бөтенроссия конкурсының читтән торып уздырылган туры тәмамланды.

 

 

2026 елның 1 гыйнварыннан йорт төзүчеләргә йортларны тапшыруны кичектергән өчен неустойкалар исәпләүгә мораторий гамәлдә булмаячак. Яңа тоткарлыклар өчен компанияләр яңадан өлешчеләргә тулы күләмдә пени түләргә тиеш булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International