2026 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме
Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды.
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
«ART-войлок» иҗат остаханәсе 2005 елда эшли башлады. Остаханәдә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр, халык иҗатының традицион һәм заманча формаларын үзләштереп, сәнгати киез кою техникасында декоратив-гамәли сәнгатьнең уникаль эшләнмәләрен ясыйлар.
"Иске Яңа елда ...» - 13 гыйнварда 18:00 сәгатьтә Тәтеш мәдәният йорты мәйданында ял кичәсе!
Рэсмий рэвештэ
Яңа ел бәйрәмнәре һәркемгә ошый. Әмма укучылар аларны онытылмаслык кышкы каникуллары өчен яраталар. Ләкин барысы да кайчан да булса бетә… һәм каникуллар да шулай ук. 11 гыйнварда, кышкы каникулларның соңгы көнендә, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында балалар өчен «Кыш килде» дигән интерактив программа үткәрделәр. «Кыш килде» программасы – кышкы чорда балаларның саф һавада актив ял итүенә юнәлдерелгән мавыктыргыч чара. Чара ике команда ярышларын үз эченә алды. Балалар «Гадәти булмаган хоккей», «12 ай», «Чуртан кушуы буенча», «Елан булып йөгерү», «Тюбингта ярыш» һәм башка конкурсларда көч сынаштылар. Уен программасы күңелле һәм мавыктыргыч булды, чөнки балалар белән Кыш Бабай һәм Аю уйнады. «Кыш килде» программасы балаларга онытылмаслык тәэсирләр, актив ял итүдән шатлык һәм саф һавада сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге бүләк итте. Күңелле ярышлар тәмамлангач, балалар призлар һәм тәм-томнар алдылар.
Элегрәк Сарман районы территориясен тикшерү барышында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар. Җәлил авыл җирлегендә ТР Экология министрлыгы белгечләре туфракны тартып алу эзләре белән законсыз карьер теркәгәннәр.
Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлегенең 2025 елдагы эшчәнлегенә багышланган йомгаклау киңәшмәсендә катнашты. Отчет доклады белән бүлек начальнигы, полиция полковнигы Рәдиф Баһавиев чыгыш ясады.