Хөрмәтле Сарман районы халкы һәм кунаклары! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Бу иң якты һәм игелекле бәйрәм, аны олылар да, балалар да шатланып һәм дулкынланып көтәләр. Яңа ел җитү белән без яхшыга ышанабыз, барлык хыялларыбызның тормышка ашуын көтәбез. Узып баручы 2024 ел безнең район халкының авырлыкларга каршы тора алуын, катлаулы шартларда да киң күңеллелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек күрсәтергә һәм, берләшеп, алда торган бурычларны үтәүгә көчләрен юнәлтергә сәләтле булуларын күрсәтте. Барлык район халкына, хезмәт коллективларына намуслы хезмәтләре һәм Сарман районы тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт. Ихлас күңелдән махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның исән – сау әйләнеп кайтуларын, тынычлык урнашуын телим. Яңа ел сезнең өйләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек алып килсен. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген Арча шәһәрендә «Алгарыш» яшьләр үзәген ачу тантанасы булды.
Район күләмендә үткәрелгән "Яна елга ин яхшы бизәлеш" конкурсында авыл балалар бакчалары арасында Туктар авылы "Тамчы” балалар бакчасы II урынга лаек булды
26 декабрьдә Теләченең үзәк чыршысы янында "По щучьему велению, по Новогоднему хотению!», дип аталган Теләче муниципаль район башлыгының балалар Чыршы бәйрәме оештырылды. Яраткан әкият геройлары - Скомороха, Емеля, Чуртан, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызын бәйрәмдә катнашучылар җылы каршы алды.
2010-2011 елгы кызлар ярышында Галимова Нәфисә 1 урынны яулады. 2014-2015 елгы малайлар арасында Сәхәбиев Ильяс 1 урынны яулады. 2016-2017 елгы малайлар арасында Вәлиуллин Булат 2 урынны яулады
29 декабрь көнне Яңа ел каникуллары алдыннан 2018 елгы укучылар арасында мини – футбол буенча яңа ел турниры үткәрелде. Балалар әти – әниләренә матур мини-футбол күрсәттеләр. Барлык катнашучылар каникулларга яхшы кәеф һәм шатлык белән киттеләр.
Укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тору күнекмәләрен үстерү максатында районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.
Яңа ел алдыннан, 29 декабрьдә, Теләче балалар китапханәсенең китап укучылары өчен бәйрәм темасына «Яңа ел әкияткә охшаган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә Кыш Бабай һәм урман җәнлекләре турында күңелле шигырьләр, маҗаралы хикәяләр, әкиятләр, табышмаклар куелды. Күргәзмә белән танышканнан соң, балалар төрле персонажлар турында әкиятләр укыдылар. Ошаган теләсә кайсы китапны, кышкы әкият булсынмы ул яки яңа ел тарихымы, өйгә алырга һәм тыныч кышкы кичтә гаилә белән бергә кычкырып укырга мөмкин. Без сезне китап уку могҗизасына кушылырга чакырабыз. Яңа елны китаплар белән башлагыз!
Укучылар белемен киңәйтү һәм әдәби-иҗади сәләтләрен үстерү максатында, 30 декабрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Китап каникуллары»дигән китапханә дәресе үткәрделәр. Чара барышында балаларга дуслык турында китаплар укырга, үзләре һәм дуслары турында сөйләргә, балаларга дуслык турында кызыклы китап тәкъдим иттеләр. Чараның икенче өлешендә балалар Кышкы викторина сорауларына җавап бирделәр, Яңа ел каникулларына планнары турында сөйләделәр. Чара дустанә шартларда узды.