Яңа ел алдыннан Бәйрәкә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әти-уллары СВОда катнашкан гаиләләрне, өлкәннәрне котлау акциясе үткәрделәр.
Нурлатта «Татарстанда - кыш» масштаблы проектының бер өлеше булган «Курше» республика күршелек фестивале кысаларында кышкы бәйрәмнәр сериясенә старт бирелде
Казанда «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр III «Детальләрдә индивидуальлек» кулдан эшләнгән әйберләр халыкара конкурсында катнашып, призлы урыннар яуладылар. Төрле илләрдән килгән иҗади катнашучыларны берләштергән чара тернәкләндерү узучы балаларның индивидуальлеген, сәнгати зәвыгын һәм осталыгын күрсәтү өчен мөһим мәйданчык булды.
«Алексеевскдорстрой» ААҖ Спас участогы җитәкчесе Алексей Тюленев үз исеменнән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Марат Саттаров исеменнән Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм һәр тәрбияләнүчегә азык-төлек пакетлары тапшырды.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге киңәшмә эшендә район башкарма комитеты вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, идарәче компанияләр, торак-коммуналь хезмәт, район үзәк хастаханәсе җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр иткәнчә, 2025 елның 29 декабрендә 18 сәгатьтән 30 декабрендә 8 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Хөрмәтле район оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, актив кешеләр!
Биналарны һәм территорияләрне Яңа ел бизәлеше буенча район конкурсында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Сезнең хезмәтегез конкурс комиссияләре тарафыннан бәяләнде, призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
Планерканы Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев алып барды