2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Нурлат районындагы бер шәхси йортның подвалына кергән кондызны коткара. Хайванны хуҗасыз эт куркыткан.
Татарстан гимнасты Даниел Маринов Каһирәдә спорт гимнастикасы буенча Дөнья кубогы этабында беренче урынны яулады. Ирекле күнегүләрдә җиңү яуланды.
2026 нчы елның 4нче апрелендә Саба- Арена спорт мәктәбендә , "Урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган ,Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы команда Чемпионаты узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 нче урын: Биектау районы командасы (Минҗанов Ленар, Камалиева Гүзәл)
2 нче урын: Зеленодольск районы командасы (Михаил Пигасов, Светлана Дубровина).
3 нче урын: Балтач районы командасы
(Нәбиев Рифкать, Габделганиева Чулпан)
Призерларны котлыйбыз!
Паркта төрле яшьтәге — студентлардан алып пенсионерларга кадәр – дистәләгән катнашучы җыелды
Экология министры «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләрен бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән очрашты.
Балалар җылы һәм дустанә атмосферада туган як кошларының гаҗәеп дөньясы белән таныштылар, аларның гадәтләре, маршрутлары һәм табигать өчен әһәмияте турында белделәр.
2026 елның 4 апрелендә "Саба-Арена" спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан Республикасының 11 районыннан 40 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
1нче урын-Мөслим районы;
2нче урын-Әлки районы;
3нче урын-Саба районы.
Ярышларда катнашучыларны котлыйбыз!