29, 30, 31 декабрьдә Казан – Йошкар-Ола – Казан маршрутында өстәмә поездлар билгеләнә.
27 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 км га кадәр начараячак. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Көчле буран вакытында ничек эш итәргә Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгызы гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда аннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, өзек-өзек кычкырып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнче көтегез.
Тәтеш районыннан 300дән артык бала Яңа ел алды тантанасында — башлыкның традицион Чыршысында катнашты. Тәтеш районы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр район Башлыгы Рәмис Сафиулловтан Яңа ел бүләкләре алдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан республиканың фәнни-мәгариф комплексы оешмалары җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2026 елда бөтен Россия буенча, Татарстан Республикасын да кертеп, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар индексацияләнәчәк.
27 декабрьгә һава торышы.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Консультация-2025 елның 26 декабрендәге 18 сәгатьтән 27 декабрендәге 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узып баручы елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.