2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
2 апрель көнне Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар Казандагы «Россия — минем тарихым» тарихи паркында булдылар, анда алар өчен «Рюриковичи» танып-белү экскурсиясе оештырылды.
28 март көнне Олы Нырты, 2 апрель Мишәбаш, 4 апрель Лесхоз мәдәният йортларында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы Фәнәвил Галиев пьессасы буенча «Корт» спектаклен күрсәтте. Спектакль Саба районы мәдәният учреждениеләре арасында "Теарт-яктылык һәм нур ул!" театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Театр куелышын һәм актерларның эшен халык бик югары бәяләде. Шекше авыл җирлеге үзешчән артистларына, спектакльне сәхнәгә куйган Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Л.А.Хисмәтовага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
ЭКОяз-2026
Килдебәк урта мәктәбененең педагогик сыйныф укучылары «Космонавтикага 65 ел» дигән темага дәрестән тыш чара уздырдылар. Укучыларның космос турында белемнәрен арттыру, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Гагаринның батырлыгын искә алуны максат итеп куйды алар.
1. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлегенең Генераль планы проекты (алга таба - проект) буенча гавами тыңлаулар башлануы турында шушы мәгълүмат белән хәбәр итәбез.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгының карары белән "Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» Шекше авыл мәдәният йорты мөдире Хисмәтова Ләйсән Азат кызы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәхет һәм алга таба уңышлар телибез!