Хат ташучылар-универсаль хезмәткәрләр. Алар өйләренә акчалата түләүләр, язма корреспонденцияләр, матбугат басмалары һәм зур булмаган посылкалар илтеп кенә калмыйча, инвалидларга һәм өлкәннәргә социаль-көнкүреш хезмәтләре дә күрсәтәләр. Ел нәтиҗәләрен ясап, Россия Почтасы 12 ай дәвамында татарстанлыларга хат ташучылар күрсәткән иң популяр социаль-көнкүреш хезмәтләре рейтингын төзеде.
Рейтингны өйгә почта бүлекчәләре ассортиментыннан товарлар китерү җитәкли. Еш кына хат ташучылар аз хәрәкәтләнүче һәм өлкән яшьтәге клиентларга азык-төлек: ярма, макарон, чәй, кондитер әйберләре китерәләр.
Яңа ел бәйрәмнәре-шатлык, дуслар һәм якыннар белән очрашу, күңел ачу һәм юмарт табыннар вакыты. Әмма нәкъ менә шул чорда азыктан агулану куркынычы арта. Күңелсез нәтиҗәләрдән качу һәм үзеңә һәм якыннарыңа сәламәтлекне саклау өчен, Роспотребнадзор берничә гади, әмма мөһим саклык чараларын үтәргә киңәш итә.
Белоглазов урамы, 155 тирәсендә авария хәлендәге суүткәргеч участогын алыштыру сәбәпле, бүген 09:00 дән эшләр тәмамланганчы (якынча 13:00 гә кадәр) салкын су бирү туктатылачак.
Шәһәр халкын һәм кунакларны Яңа ел вакыйгасы — «Чыршы Фест»та катнашырга чакырабыз. Чара «Күрше» иҗтимагый фестивале кысаларында уза һәм кышкы бәйрәмнәрне берләштерүче үзәк вакыйга булачак.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Чистай» ХК генераль директоры Наил Залаков белән бергә Балаларга бәйрәм бүләкләре тапшыру һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлау өчен балалар йортында булдылар.
Хат ташучылар - универсаль хезмәткәрләр. Алар өйгә акчалата түләүләр, язма корреспонденцияләр, матбугат басмалары һәм зур булмаган посылкалар илтеп кенә калмыйча, инвалидларга һәм өлкәннәргә социаль-көнкүреш хезмәтләре дә күрсәтәләр. Ел нәтиҗәләрен ясап, Россия Почтасы 12 ай дәвамында татарстанлыларга хат ташучылар күрсәткән иң популяр социаль-көнкүреш хезмәтләре рейтингын төзеде.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы "2024 елда Татарстан Республикасы спорт мәктәпләре арасында Рейтинг" республика конкурсына йомгак ясады. Безнең "Саба-Арена"спорт мәктәбе 2 нче урын Диплом белән бүләкләнде. Коллективны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа максатлар куярга һәм тагын да зуррак үрләрне яулауларын телибез!
Проект 2019нче елдан башланып 50 укучы катнашкан булса, бүгенге көндә 500 дән артык катнашучысы бар. Проектның төп максаты: татар теленә, туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен тирәнәйтү, уйлый белү дәрәҗәләрен, укуга җәлеп итү, китапка кызыксынуларын арттыру тора. Сентябрьдән алып Майга кадәр шәхси үзебезнең Саба китапханәсене вконтакте битендә атнага бер тапкыр билгеле бер темаларга биремнәр куела, һәм балалар аларга китаплардан җаваплар эзли һәм махсус “Әдәби алан” дәфтәрләренә язып баралар. 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Җиңүнең 80 елы уңаеннан, төрле биремнәр бирелде.
21 декабрь көнне Саба район мәдәният йортында,Саба үзәк балалар китапханәсе оештырган "Әдәби алан-2025" проектына йомгак ясалды. Балалар,район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган, "Тылсымлы сандык" әкияти тамаша карадылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде.
Чара кече залда чыршы тирәли җыр, биюләр белән тәмамланды. Һәр катнашучыга рәхмәт хаты тапшырылып, истәлек фотога төштеләр.
Лениногорскида Ватан Геройлары көненә багышланган Ачык чемпионат узды. Әлеге чарада Баулы шәһәренең 1 нче спорт мәктәбеннән яшь атлетлар да катнашты, алар штанга күтәрүдә дүрт призлы урынны алып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
20.12.2025 Казан шәһәренең Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча «Буыннар элемтәсе» республика ярышлары-Финал этабы узды