ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Нурлат шәһәренең 8нче мәктәбендә укучылар укытучылар һәм чакырылган кунаклар белән бергә 105 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендәге «Без бергә» клубында «Минем дөньям – күңел көзгесе» дигән темага психологик дәрес узды. Дәреснең төп максаты күңел тигезлеген җайга салу һәм катнашучыларның яңа файдалы күнекмәләр алуыннан гыйбарәт иде.

Намус абый 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, шулай ук хатыны Нәкыя апа белән бергә 70 ел бергә гомер итәләр. Юбилярларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, намус Афзалетдин улына Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның открыткасын, Рәхмәт хаты тапшырды. Иске Минзәләбаш җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Габдрахманов, Сарман районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина, туганнары һәм якыннары җылы теләкләр белән котладылар.

Бүген Баулы ЗАГС бүлегенең тантаналар залында ЗАГС органнары көненә багышланган үзенчәлекле, җылы һәм әһәмиятле чара узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре балаларның Яңа Ел Теләкләрен үтәячәкләр

Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында район территориясендә иминлекне тәэмин итү чаралары төп тема булды.

Лениногорскида 5нче мәктәп базасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды, анда 16 педагог катнашты, шуларның 6сы — «Педагогик дебют»номинациясендә. Конкурс «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар»илкүләм проекты кысаларында узды.

17 декабрь  Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында «Хәвефсез юл» мәгълүмати акциясе булып узды. 

 

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында 2025 елның 17 декабрендә «Яңа Гасыр» мәдәни – күңел ачу үзәге МБУ хезмәткәрләре тарафыннан өлкән сыйныф укучылары арасында наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизмны профилактикалау буенча листовкалар таратып, «акыллыларның сәламәтлеге-гонорар» дигән зарарлы гадәтләргә каршы урам акциясе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International