ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Доклад белән Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге неврологы Гөлназ Илнур кызы Габдуллина чыгыш ясады. Чыгышның темасы – "Селектив дорсаль ризотомия. Үз тәҗрибәм».

3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

2026 елның 03 апреленнән 05 апреленә кадәр Әлмәт шәһәрендә Җиңү көненә багышланган "АПМК-БИЛДИНГ" призына егетләр һәм кызлар арасында самбодан традицион турнир узды.

27 март көнне Шекше мәдәният йортының «Нур» узешчән театр артистлары, җитәкчеләре Л.А.Хисмәтова белән районыбызның «Дулкын» радиосында чыгыш ясадылар. Әңгәмә туры эфирда яңгырады. Коллективка алга таба да уңышлар һәм яңа матур рольләр телибез.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

 

Бүген, 6 апрельдә, бөтен дөнья Халыкара спорт көнен билгеләп үтә. Кукмара районы өчен бу дата календарьдагы гына бәйрәм түгел — безнең спортчылар Кукмара мәктәбе чын чемпионнар тәрбияләвен исбатлый, аларның җиңүләре һәрберебезнең горурлыгына әверелә.

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшен карап йөрде.

2000 елдан башлап ел саен Россия Федерациясендә «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның максаты — социаль мәсьәләләрне оешмалар дәрәҗәсендә хәл итүнең әһәмиятле булуына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, ә төп бурычы - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче Россия оешмаларын ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык рәвешләрен үстерү.

Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Матвеева Нина Федоровна 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасының иң эре авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчесе һәм төп партнерларының берсе булган Минск трактор заводы мәйданчыгында «Росагролизинг» АҖ “Клиент көне”ндә катнашты. Чарада шулай ук «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Әхмәтов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Рафаэль Фәттахов, «Татарстан» АХП» ҖЧҖ генераль директоры Айнур Нотфуллин, «Тимирязев» ис.» ҖЧҖ директоры Булат Исрафилов катнаштылар.

2026нчы елның 3нче апрелендә Саба-Аренада спорт судьялары өчен «шахмат» спорт төре буенча муниципальара семинар узды. Семинар эшендә катнашырга шахмат буенча спорт судьялары, шулай ук категориясез шахматчылар чакырылган иде.
Семинарда 20 кеше катнашты. 
Семинарның җитәкчесе-Бөтенроссия категорияле спорт судьясы Данилов Эдуард Владимирович (респ. Марий Эл). 
Лекторлар өченче категория судьялар: 
Кәримова Равия Рәфгали Кызы 
Миронова Гүзәл Раил Кызы
Мөхәммәтова Сирина Раил Кызы. 

Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларның теоретик әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International