ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бу эшкуарлык эшчәнлеген алып бару мәсьәләләре буенча мәгълүмат алуның яңа сервисы. Хезмәт бушлай.

Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты 1 турының икенче ярыш көне көчле суык аркасында кичектерелде, ләкин команда зачетына нәтиҗә ясалды: ТР шәһәрләре арасында: 1 урын-Зәй, 2 урын-Чаллы, 3 урын-Әгерҗе. ТР районнары арасында: 1 урын Сарман районы, 2 урын Балтач районы, 3 урын Саба районы

2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә гражданнардан «Социаль контракт» төзүгә, «Хезмәт ветераны» исемен бирүгә һәм Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган таныклык бирүгә гаризалар кабул итү яңадан башланды.

23 декабрьдә тагын бер сезонлы шугалак ачылды. Чара «Татарстанда кыш» проекты кысаларында оештырылды. Бәйрәм кунакларын кышкы әкият элементлары белән бәйрәм рухы каршы алды. Чараның программасында иҗат коллективлары чыгышлары, зур курчаклар белән күңел ачу активлыгы, шулай ук гаилә белән чәй эчү оештырылган иде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Бүген без Яңа елга бер адым якынлаштык! 2025 елның 25 декабрендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәният сарае мәйданында Яңа ел чыршысының тантаналы ачылышы узды.

Поселок халкын һәм кунакларын Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А. һәм «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. котладылар. Чара җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Һава торышына карамастан, бәйрәмдә катнашучыларның барысы да Баба Яга, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкияти урман кешеләре белән чыршыда ут кабыздылар. Чыршы бәйрәмендә генә түгел, Җәлилдә яшәүчеләр күңелендә дә ут кабынсын, яңа елда шатлык һәм бәхет китерсен!

Яңа ел алдыннан Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел тамашасы үткәрде. Чараны Ленар Ганиев һәм аниматорлар командасы белән бергә «Арча» ҖЧҖ оештырды.

Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларга 2026 елга билгеләнгән тарифлар буенча мәгълүматны ачу сроклары һәм кагыйдәләре турында хәбәр итә

Болытлы, төнлә аязучан. Бераз кар, юеш кар. Кайбер районнарда буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -15..-20, аязганда -23кә кадәр, иртәнгә -8гә кадәр..-11˚. Көндез максималь температура -7..-9˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International