Агымдагы елның өч ае эчендә махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан эшкуарының кереме «МХО ярдәм» микрофинанс продукты кысаларында дәүләт булышлыгы ярдәмендә 150 мең сумнан 270 мең сумга кадәр арткан.
26 декабрьдә БДБ илләрендә ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының ислам финансларын үстерү буенча AAOIFI беренче вәкиллеге үзәге ачылды.
Бүген район Үзәк ял паркында сәләтле укучылар өчен искиткеч яңа ел чарасы – район башлыгы чыршысы узды. Бу көн бәйрәмдә катнашучылар өчен чын-чынлап үзенчәлекле көнгә әверелде. Бәйрәмгә район тормышының төрле өлкәләрендә үзләрен актив күрсәткән укучылар – уку отличниклары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр чакырылган иде. Чарада безнең мәктәптән 15 укучы катнашты. Бу көн балалар өчен якты һәм шатлыклы истәлек булсын, ул аларның йөрәкләрен ел дәвамында җылытып торсын.
24 нче декабрь көнне китапханәдә иң актив, иң талантлы укучылар җыелып, узган елга нәтиҗә ясадылар. Балалар үзләренең гади укучылар гына түгел, ә чын мәгънәсендә иҗади һәм сәләтле шәхесләр икәнлекләрен күрсәттеләр.
Якты иллюминацияләр үзенчәлекле тылсым һәм бәйрәм атмосферасы тудыра.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды 2026 елгы Россия венчур форумын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга республика конкурсы башлануы турында игълан итә
Казанда AAOIFI вәкиллек үзәген ачу ислам финанслары тармагын үстерү өчен мөһим нигез булдыра. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "AAOIFI вәкиллек үзәген ачу. БДБдә ислам финанславын үстерүдә бурычлар һәм роле» темасына багышланган түгәрәк өстәләдә хәбәр итте Чара Казанда AAOIFI ислам финансларын үстерү буенча Вәкиллек үзәген ачу чаралары кысаларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты.
Очрашу Казанда AAOIFI ислам финансларын үстерү буенча вәкиллек үзәген ачу чаралары кысаларында узды.
26 декабрьдә Казанда Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче булып AAOIFI (Accounting and Auditing Organization for Islamic Financial Institutions) вәкиллек үзәге ачылды. Бу ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы, аудит һәм шәригатькә туры килү стандартларын эшләүче халыкара оешма.