25 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк катапханәдә “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Сөембикәгә сәяхәт.” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Сөембикә”, “Азат хатын” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Килгән кунаклар шигырьләр сөйләделәр,ретро җырлар башкардылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнусова башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.
«Алнас» стадионында 16:00 сәгатьтә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы булачак, һәм без барлык халыкны һәм кунакларны бөтен гаилә өчен онытылмаслык бәйрәмгә чакырабыз!
Кыш көне башлану белән Иштуган авыл җирлегендә барлык урамнарда һәм тротуарларда системалы рәвештә кар җыюга керешәләр. Бу эш җәяүлеләр һәм транспортның имин хәрәкәтен тәэмин итүгә, шулай ук бистәбездә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Шәһәр Мәдәният сарае фойесында матур чыршы утлары балкып тора.
23 декабрьдә Әлмәттә Чапаев ур., 4 адресы буенча «Киез итекләр киеп футбол матчы» булып узды. «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында Яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан оештырылган чара төрле буын кешеләрен берләштерде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында агротехнология классын ачты. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов озата йөрде.
Кышкы салкыннар башлану белән безнең бистәдә кабат үзенчәлекле ут кабынып китә – җирле ит ярымфабрикатлары җитештерүче «ит бароны» ССПК тагын бер яңа ел чыршысын бизәде. Бу вакыйга инде җирле предприятие һәм оешма вәкилләрен берләштерүче традициягә әверелде. Уртак тырышлык белән башкарылган эш чыршыны чын мәгънәсендә тылсымлы итә, һәм бу бәйрәм һәр катнашучыга якты хисләр бирә. Яңа ел белән! Бу чыршының балкышы һәр йортка тынычлык, шатлык һәм илһам китерсен.
Традицион район Башлыгы бәйрәмен әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар өчен оештырдылар
Образование