Бүген Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы базасында Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабы старт алды. Ярышларга илнең 41 төбәгеннән иң көчле чаңгычылар җыелды, шул исәптән Олимпия чемпионнары, дөнья һәм Бөтенроссия беренчелекләре призерлары да. Бу көннәрдә Россия һәм Белоруссиянең 400 гә якын спортчысы стартка чыгачак.
Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кошларны ашатыгыз» акциясендә катнашканнар.
Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза: «Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында» 18.04.2018 ел, № 77-ФЗ федераль закон нигезендә гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачны ирекле тәртиптә җыя ала.
КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ДӘРЕСЕ
Хезмәт ветераны, газүткәргечләр төзүче һәм бәхетле гаилә башлыгы туган көнен зурлап билгеләп үттеләр
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.
15 гыйнварда Россиядә Кышлаучы кошлар көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татагролизинг» АҖ коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итте. Ул - элек Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасын башкарган Рафаэль Фәттахов.
Бүген Җәлил гимназиясе фойесында тантаналы линейка узды, анда "Олимпка юл" республика олимпиадасы призерлары Әсләмов Илназ һәм Галимов Муса, шулай ук икътисад буенча олимпиаданың төбәк этабы призерлары Исрафилов Раяз котланды.