31 мартта «Балаларда көч» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы булды.
2026 елның 24 мартында төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2026 елның 1 апреленә һава торышы фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..-2, урыны белән -5. Көндез максималь температура +13..+15, урыны белән +18. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык.
Бүген Халыкара кошлар көне уңаеннан безнең балалар бакчасында тематик чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты – туган ягыбызның кошлары турында балаларның белемнәрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Бәйрәм барышында балалар кошлар турындагы сорауларга җавап биреп, презентация карап, кызыклы мәгълүмат белән таныштылар, кошлар сайравын тыңладылар, аларны тавышлары буенча аерырга өйрәнделәр. Шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Кошларга багышланган әлеге бәйрәм балалар өчен бик файдалы да, кызыклы да булды. Экологияне саклауда кошларның зур эш башкаруларын, аларның үзләренең дә табигатьнең бер өлеше икәнен онытмасак, канатлы дусларыбызны сакласак иде.
Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында яшьләрдә иминлек һәм иҗтимагый тынычлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән «Көч кулланусыз дөнья» дип аталган мәгълүмат сәгате булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Ветераннар советы утырышы узды. Утырышны Совет рәисе Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.
Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Ташкичү авыл китапханәсе авылдашлары өчен "Безнең як үз хезмәте белән хезмәт батырлыгына лаек!» дип исемләнгән чара үткәрде.