Пәнҗешәмбе көнне, 15 гыйнварда, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Коррупция-ул шәхси файда өчен хакимияттән явызларча файдалану.
Гади сүзләр белән әйткәндә: хакимият яки хезмәт урыны бирелгән кеше үз хәленнән җәмгыять файдасы өчен түгел, ә акча, бүләк яки башка өстенлекләр алу өчен файдалана.
Коррупциянең төп формалары:
Бу пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда сәгать 16:30 да федераль «Россия Культура» телеканалында Татарстан Республикасы турында «Минем мәхәббәтем – Россия!» тапшыруы чыгачак.
2026 елның 2-7 февралендә Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә «Алабуга-skills» һөнәри осталыкның тармак республика конкурсы (алда – Конкурс) старт ала. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан хупланды, югары социаль әһәмияткә ия һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерүгә һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән.
2026 елның 14 гыйнварында Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә 2025-2026 уку елының I яртыеллык йомгаклары буенча методик берләшмә утырышы узды. II яртыеллыкка планнар, укытучы Дәүлиева Г.Р.нын “Татар композиторларының вокаль ансамбль өчен җырларын күчерү һәм эшкәртү” тыңланылды.
Ялгыз җырлау сыйныфы укытучысы Дәүлиева Г.Р. һәм концертмейстер Маликова Ч.Ф. 2025-2026 уку елының 1 яртыеллык нәтиҗәләре; белем бирү программаларын үтәү; фестивальләргә һәм конкурсларга әзерлек; укучыларны белгечлеге буенча чыгарылыш имтиханнарына әзерләү кебек темаларга төптәнрәк тукталдылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция фактлары турында хәбәрләр кабул итү өчен ышаныч телефоны эшли. Гражданнар коррупция күренешләре турында мәгълүмат белән Министрлыкка, республиканың Дәүләт юридик бюросына һәм Татарстан Җәмәгать судьялары аппаратларына мөрәҗәгать итә алалар.
2026 елның 3-5 февралендә Казанда «Россиядә эшләнде. Дөньяда сайлыйлар», анда 2025 елда экспортка ярдәм итү үзәкләренең (ЭЯИҮ) эшенә нәтиҗә ясалачак.
Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 120дән артык сәләтле бала кышкы каникулларын кызыклы фәнни-интеллектуаль мохиттә үткәрде.
14.01.2026 конне Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 2 нче сыйныфында «Хореография дәресләрендә төп күнекмәләрне формалаштыру» темасына ачык дәрес үткәрелде (укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З., концертмейстер Абдуллин Р. Х.).
Хореография белән шөгыльләнү балаларның сәламәтлеген ныгыта, хәрәкәтләрне координацияләүдә җитезлекне үстерә, сәнгати зәвык, матур манера, грациоз йөреш, гәүдә торышын формалаштыра, комплекслардан арындыра. Бу-балаларны бию культурасы белән таныштыру, эстетик тәрбия һәм иҗади эшчәнлек формалаштыру, күзаллауны үстерү. Шулай итеп, бию-хәрәкәтләренең матурлыгы гына түгел, физик әзерлек һәм чыдамлык, дисциплина, ритм хисе һәм музыка ишетү сәләте үсеше дә ул.
Хореография бүлегендә мондый ачык дәресләр күптән традициягә әверелде, чөнки ата-аналарга балаларның хореография белән танышуы һәм аларны бу сәнгать төренә ничек җәлеп итүләре турында белергә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә ачык дәресләр ярдәмендә балаларның һәм укытучының эшен күрергә, баланың нәрсә эшли алуын, нәрсәгә ирешүен, нинди кимчелекләр барлыгын аңларга мөмкин.
Укучылар «Гимнастика», «Ритмика» һәм «Бию» дәресләрендә беренче яртыеллыкта алган белемнәрен күрсәттеләр. Әти-әниләр, хореография сәнгате дөньясына чумып, балаларының уңышларын яратып күзәттеләр.