ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Казанда "Дуслык" оешмасы базасында "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды

13 нче гыйнвар көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында “Иске Яңа ел белән!” исеме астында күңел ачу кичәсе узды.

   2026 елның 11-14 гыйнварларында «Олимпка юл» республика олимпиадасының инглиз теле буенча йомгаклау этабы узды.

Әгәр дә сез һавада бензин чапкыч яки бензопиланы хәтерләткән тавыш чыгара торган объектны күрсәгез, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.
Операторлар сез дронны күргән урынны, аның тизлеген һәм юнәлешен теркәячәк. Бу мәгълүмат барлык ашыгыч хезмәтләргә тапшырылачак.
Әгәр сез урамда булсагыз, биналардан 50-100 метр ераклыкка китәргә тырышыгыз-никадәр еракрак булса, шулкадәр яхшырак.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Кама табибларына фатир ачкычлары тапшырды.

Россия экспорт үзәгенең ”Минем экспорт” платформасында (РЭҮ) базарларны анализлауны автоматлаштыруга, перспективалы урыннарны эзләүгә һәм экспорт документациясен рәсмиләштерү процедураларын гадиләштерүгә юнәлдерелгән дүрт яңа интерактив инструмент кертелде. Моннан тыш, РЭҮ онлайн-семинарлар һәм “Россиядә эшләнгән” бренды астында ваклап сату кибетләрен үстерү программасын эшләтеп җибәрде.

6 гыйнвар көнне  Сауш авыл китапханәсендә "Ак калфак"  берләшмәсе  активлары катнашында  Татарстан Республикасының күренекле халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Г.Бәшировның тууына 125 ел тулуга багышлап "Туган як һәм гүзәллек җырчысы" дигән әдәби кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар язучының биографиясе, беренче хикәяләре – туган җир темасын чагылдырган беренче "Яңа сугыш" китабы белән таныштылар. Шулай ук "Туган ягым – яшел бишегем" повестеннан өзекләр дә укылды. Анда әдип  милли гореф-гадәтләрне бик яхшы итеп тасвирлый. Китапханәдә Г.Бәширов иҗаты буенча китап күргәзмәсе куелып, язучының иҗатына күзәтү дә үткәрелде.

 

9 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Яраткан китапларыбыз шатлык бүләк итә» дип исемләнгән кычкырып китап уку сәгате оештырдылар. Чарага кече яшьтәге мәктәп укучылары чакырылган иде. Башта китапханәче укуның файдасы, китапларның тәрбияви роле, фикерләү сәләтен үстерүе турында сөйләде. Балалар китапханәченең: Ни өчен китап укырга кирәк? Китап уку нәрсә бирә? Ни өчен мөмкин кадәр күбрәк кычкырып укырга кирәк? кебек сорауларына җавап бирделәр. Уку фикерләрне җиңел һәм төгәл итеп әйтеп бирергә мөмкинлек бирә, сүзлек запасын арттыра, дикцияне яхшырта. Шуңа күрә даими рәвештә кычкырып уку матур һәм грамоталы сөйләшергә өйрәтә. Китапханәдән кулланучы балалар Н. Носовның «Мишкина каша», В.Ю. Драгунскийның «Денискины рассказы» әсәрләрендәге геройларның күңелле маҗаралары турында өзекләр укыдылар. Шулай ук, «Яраткан китаплар патшалыгына сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

2025/2026 елларның кышкы сезоны башыннан Горький тимер юлы станцияләреннән һәм перегоннарыннан 1,1 млн кубометрдан артык кар чыгарылган.бу чорда 40 мең км юл чистартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International