Яңгыравыклы көлү, малайлар һәм кызларның бәхетле йөзләре - 6 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында шундый җанлы атмосфера хөкем сөрде. Бүген Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Кар патшалыгында, салкын дәүләттә" дип аталган балалар чыршысы үткәрелде. Бәйрәм "Сәйлә"балалар театр коллективының театральләштерелгән куелышы белән башланып китте. Соңыннан әкият геройлары: мәче, төлке һәм Керпе Би тамашачыларны Яңа ел тылсымы атмосферасына чумдырдылар, әкияти кәеф тудырдылар һәм кунакларны бәйрәм тамашасына җәлеп иттеләр. Кыш Бабай, Кар кызы килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Һәр бала аның кечкенә йөрәгендә әле озак яшәячәк бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Чара тәм-том тутырылган Яңа ел пакетлары һәм уртак фото белән тәмамланды! Бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк – балаларның бәхетле күзләрен күрү. Урта һөнәри белем бирү оешмаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез
Кар бабай ябыштыру-ул традицион кышкы күңел ачу гына түгел, ә хәтта олылар да үзләрен балалар итеп тоя ала торган тылсымлы мизгел дә.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау тимер юл станциясе бистәсендәге яңа янгын сүндерү депосы базасында «Татарстан Республикасы янгыннан саклау» дәүләт казна учреждениесенең аерым янгыннан саклау постының эшләвен тәэмин итү өчен 2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетыннан 28 858,0 мең сум күләмендә финанс чаралары бүлеп биреләчәк.
Лотерея уены көлкеле уеннар белән үрелеп барды һәм катнашучыларга Яңа ел сюрпризларында җиңү бәхетен татып, күңелле мизгелләр бүләк итте. Бу күңел ачу чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде: балалар да, олылар да шатланып катнашты. Лотереяда барысы да актив катнашып, күңел ачты һәм гадәттәгечә, зур бүләкләр белән сөенде! Билет ияләре барысы да бәхетле иде, чөнки монда оттыручылар юк — һәркем үз бүләгенә ия булды. Ахырда олылар өчен дискотека оештырылды, ул бәйрәмгә тагын да җылы һәм күңелле рух өстәде.
Быел бу исемгә - Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы лаек булды, аңа истәлек бүләге тапшырылды. Рәзинә - заманча әдәбиятны укырга ярата, китапханәбезнең иң актив укучыларыннан берсе, һәр үткән чарада актив катнашучыбыз. Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Барыгызны да Яңа ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңа ел мавыктыргыч вакыйгаларга бай булсын! Китапханәбезгә рәхим итегез! Китап сайлагыз, укыгыз һәм рухи ләззәт алыгыз! Без сезне һәрвакыт китапханәбездә күрергә шат!
Чара программасында яңа ел җырлары һәм дәртле биюләр урын алды. Яшь талантлар белән беррәттән өлкән артистлар да үзләренең күңелле номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр, һәркем яраткан яңа ел хитларын һәм яңа композицияләрен башкарды. Шәдке авылы мәдәният йортында узган бу яңа ел кичәсе авыл халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәм бүләге булды. Җырлар һәм биюләр бәйрәмнең кабатланмас мохитен тудырып, авылдашларның күңелендә иң якты һәм җылы истәлекләр калдырды.
Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Яңа ел кичәсен 31 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа еллар килсен бәхет алып!” дигән исем астында үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр, юмор, уеннар белән үрелеп алып барылды. Кичә ахырында Яңа ел лотереясы уйнатылды.
Ә Кыш бабай һәм Кар кызы булмаса, нинди яңа ел бәйрәме булсын инде? Алар барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котладылар, эшләрендә зур уңышлар, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Беренче минутлардан ук алар бәйрәм рухын тудырып, күңелләргә җылылык һәм шатлык өстәделәр, бәйрәм дәвамында төрле җанлы котлаулар белән куандырдылар. Яңа ел кичәсе концерт номерлары, кызыклы конкурслар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды, һәркемнең күңеленә ямь өстәде.
Яңа ел котлы булсын! Бәхетләр елы булсын! 29 декабрь көнне Урта Мишә авылы клубында күңелле һәм җанлы Яңа ел кичәсе — бал-маскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарасы төрле күңелле уеннар, конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызының килүе кичәгә тагын да ямь өстәде, бәйрәм рухын күтәрде. Катнашучылар төрле ярышларда актив катнашып, матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән, шатлык-куаныч хисләре белән өйләренә таралды. Яңа ел бәйрәме күңелләрдә җылы хатирәләр калдырды!
8 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан «Йонлач чыбык» иҗади материаллардан борып кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар йонлач чыбыклар белән эшләү серләрен өйрәнеп, үз куллары белән матур һәм оригиналь кар бөртекләре ясадылар. Мастер-класс балалар өчен кызыклы булды, кышкы каникулларны иҗади һәм мавыктыргыч итеп үткәрү мөмкинлеге тудырды.