ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

Аудитория каршында Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар  хастаханәсенең медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Шишкина, клиник психолог Татьяна Хисмәтуллина, шулай ук руханилар вәкилләре чыгыш ясады.

26-28 март көннәрендә Алабугада «Ялкын» журналы призларына 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышлар җиңел атлетика манежында узды. Монда республиканың 41 районыннан 345 спортчы көч сынашты, шул исәптән 9 Алабуга егете.

Югары Ослан районында, анда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашкан һәр торак пунктта геройларның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Бу хакта муниципалитет башлыгы Евгений Варакин белдерде.

Яр Чаллыдагы «Арзан» сәүдә үзәге эшмәкәрләре Яр Чаллы территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре белән очрашты. Даими очрашуда кулланучылар базарының актуаль мәсьәләләре, шул исәптән товарларны «Гадел билге» системасында маркировкалау, маркировкаланмаган товарларны исәптән чыгару кагыйдәләре һәм 2026 елдан маркировкада булачак үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Шәмәрдән авылында язгы ташуга әзерлек эшләре кызу бара. Су басу куркынычын киметү һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен, Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе яңгыр канауларын кардан чистарту белән актив шөгыльләнә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе җиһаз әзерләүгә шартнамә төзү турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Ир-ат шәхси эшмәкәр белән шәхси эскиз буенча кухня гарнитурын әзерләүгә килешү төзергә ниятләгән, ләкин башкаручының типовой килешүендә сату-алу килешүе күрсәтелгән. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба – ТР Дәүләт архивы) «Минем шәҗәрәм»республика конкурсын үткәрә.

22 нче март көнне «Яшьлек " яшьләр үзәге 2025-2026 нчы елгы чаңгы сезонын япты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International