Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясенә кушылды. 2018 елдан бирле уздырыла торган акция каты авырулары булган балаларга, ятим балаларга, аз керемле гаиләләрдә һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Иждивениедә балигъ булмаган яшьтәге яки мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы. Татарстан Республикасында мондый өстәмә түләүне инде 6 543 кеше ала.
25.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
2025 елның 24 декабре 18.00 сәгатьтән 25 декабре 06.00 сәгатькә кадәр
25.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
Бүген Дәүләт Советы утырышында Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона резидентлары өчен транспорт салымы турындагы һәм оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Кабул ителгән закон «Яшел Үзән» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона территориясендә эшләүче икътисадый эшчәнлек субъектлары өчен преференциаль салым режимын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Яңа ел каникуллары якынлашу белән Мичән авыл җирлегендә бәйрәм рухы тудыруга, авыл халкы һәм кунаклар өчен уңайлы ял һәм иминлек тәэмин итүгә юнәлдерелгән әзерлек эшләре активлашты. Һәр тармак үз биләмәсен Яңа ел рухы белән бизәү эшләрен башкарды.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме үтте. Балалар янына Куян, Аю, Кыш бабай белән Кар кызы кунакка килделәр. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр һәм бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Яңа ел бәйрәмнәре: сәламәтлекне саклагыз!» дигән темага матбугат конференциясе башланды
Мамадыш районы кызының хыялы – йөгерү юлы.