ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген «Ел тәрбиячесе - 2026»һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурс иң яхшы тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен тарату, инновацион хәрәкәткә ярдәм итү, һөнәри багланышларны киңәйтү, табигый йолдызлардан аермалы буларак үзләре генә янып калмыйча, үз энергияләре, битараф булмаганнары белән башкаларны да кабызучы талантлы, иҗади тәрбиячеләрне ачыклау максатларында үткәрелә! "Әкият" 5нче балалар бакчасыннан бәйгедә тәрбияче — Зәйнуллина Гөлчәчәк Шакирҗан кызы катнашты! Ул конкурсның барлык этапларын да лаеклы узды, үзенең профессиональлеген һәм педагогик осталыгын күрсәтеп, призер булды! Коллективыбыз Гөлчәчәк Шакирҗан кызын конкурста катнашуы белән котлый һәм алга таба да уңышлар тели!

Әлфия Когогина: Электрон зачет кенәгәләре һәм студент билетлары закон нигезендә беркетелгән

Әлфия Когогина: МФО өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк

Сезне «Хезмәт итү» Бөтенроссия премиясендә катнашучылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без Мәдәният идарәсе җитәкчесе Диләрә Азһәм кызы Камалованы тәкъдир итәбез. Премиядә ул «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә «Алабуга-Арт»  проектын тәкъдим итә.

2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез 15 метрга кадәр җил, төнлә һәм иртән томан, бозлавык, юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» муниципаль конкурсының мәктәп театраль постановкалары күрсәтелде. Чарада Тәтеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина катнашты.

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзара салым җыю эшенә җитди карыйлар. Коллективтагы һәркем әлеге эшнең зарурлыгын, программаның җирлекләрнең проблемаларын хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен аңлап, акчаларны вакытында тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов рәислегендә аучылык ресурсларын хайваннар авыруларыннан яклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең дежур өлешенә банк картасыннан акча урлау турында гариза белән 56 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләренә ул үзенең банк картасыннан 50 000 сум күчерелүен сөйләде.

Буа шәһәр прокуратурасы машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кагылачак юл хәрәкәтен оештыру чаралары буенча Милли стандартның яңа үзгәрешләре турында аңлата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International