Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2026 елның 14 февралендә 18 сәгатьтән 15 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Яшьләр арасында «Вейплар»дип аталган электрон сигаретлар зур популярлык казана. Электрон сигаретлар үз тәме һәм исе белән балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы. Күпләр вейпингны куркынычсыз шөгыль дип саный, бигрәк тә никотинсыз сыеклыклар кулланганда.Яшьләргә вейпларның зарары турында хәбәр итү максатыннан 31 январь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Вейпинг.Электрон сигаретлар белән көрәш»дип аталган әңгәмә уздырдылар.Алып баручы чарада катнашучыларга электрон сигаретларның тискәре тәэсире һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар электрон сигаретларның бәйлелеккә ярдәм итә һәм сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян китерүен, җитди токсик агуланулар китереп чыгаруын белделәр.Шулай ук балаларга «парения»нең зыяны һәм тискәре нәтиҗәсе турында видео күрсәттеләр.Чара азагында бергәләп кешенең нәрсә куллануы мөһим түгел – гади тәмәке тарту яки вейп, һәрхәлдә бу мавыгу кеше организмына төзәтеп булмаслык зыян китерә дигән нәтиҗәгә килделәр. Җыелганнарның барысына да «Сак булыгыз! Вейп!» дигән буклетлар тараттылар.
15 февральгә һава торышы.
Болытлы.
Кар, юеш кар, көндез урыны белән көчле.
Кайбер районнарда буран, бозлавык, бозлы яңгыр, төнлә һәм иртән томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 15-17 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚.
Көндез максималь температура 0..-4˚.
Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, кар көртләре барлыкка килү.
Бүген Экстрим-парк территориясендә төп кышкы спорт бәйрәме — «Россия чаңгы юлы-2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды.
2026 елның 11 февралендә Алексеевск районының Войкино авылында шәхси торак йортта янгын чыккан. Беренчел сәбәп - мич җылысын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Йорт хуҗасы бу кышкы кичтә йоклаган һәм автоном янгын хәбәрчесенең тавыш сигналы белән уянган. Нәкъ менә шушы сигнал хәлиткеч булды. Хәбәрче төтеннең башлангыч стадиясендә эшли башлаган, бу хуҗага янган бинадан вакытында чыгып китәргә мөмкинлек биргән.
Метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Бүген Зәй районында «Россия чаңгы юлы» 44 нче Бөтенроссия ачык чаңгы ярышы кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы - 2026» республика массакүләм ярышлары узды.
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тула. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан бүген районның үзәк ял паркында тантаналы чара узды. Анда катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гаджи улы Гасанов котладылар. Аларның сүзләренә райондагы әфганчылар берләшмәсе җитәкчесе Багзар Әхтәм улы Фазлыев та кушылды һәм сугышчы-интернационалистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. «Сугышчан туганлык»оешмасы бүлекчәләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Әфганстандагы сугыш ветераннары районда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен генератор сатып алганнар. Моның өчен аларга гуманитар ярдәм җыю һәм китерү буенча иң актив волонтерларның берсе – Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәрит улы Гәрәев чын күңелдән рәхмәт белдерде. Бер минут тынлыктан соң һәлак булган сугышчылар истәлегенә мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салынды.