«Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары ярдәмендә районда яшәүче һәр кешенең бушлай диспансеризация узу мөмкинлеге бар.
Байлар авылы мәдәният йортында бөек шагыйрь иҗатына багышланган «А.С. Пушкин бөтен заманнарга» дигән әдәби сәгать булып узды.
Алабуга музей-тыюлыгының Сирәк коллекцияләр галереясында Михаил Сачевның (Екатеринбург шәһәре) шәхси коллекциясеннән “Сәнгать катылыгы. Чуен һәм башка металлар” Россия һәм Ауропа заводлары чуеннан нәфис кою әйберләренең кабатланмас җыелмасын тәкъдим итте
"Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышлар узды. Чара Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды
Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән бәйле сорауларына җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген төзүченең ышанычлылыгын ничек тикшерергә икәнен белербез. Төзелештә өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илсөяр Насыйбуллина җавап бирә
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстанның Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан “Kaef” яңа яшьләр үзәгенең проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
2026 елның 9 февраленнән Татарстан Республикасы Чүпрәле районында районның хезмәт коллективлары арасында Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының кышкы фестивале старт алды
7 февраль көнне Теләче үзәк район хастаханәсендә 9 һәм 11 класс укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" дип исемләнгән масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде. Фестивальне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт һәм "Таттехмедфарм"Дәүләт унитар предприятиесе.
2026 нче елның 10 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Чыннан да, балалар бакчасыннан ук укучыларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелә. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга урамда һәм юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу мөһимлеген аңлаттылар, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны гамәлдә куллана белү кирәклеген ассызыкладылар. Әңгәмә балаларда юл хәрәкәте иминлегенә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән җылы һәм файдалы очрашу булып узды.