10 нчы февральдә 1нче санлы «Каенкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2026» республика конкурсының зона этабы узды. Сарман районы данын яклап «Алёнушка» балалар бакчасы тәрбиячесе — Сәлимгәрәева Эльмира Фоат кызы чыгыш ясады. Конкурс программасы үз эченә өч сынауны алды, аларда Эльмира Фоат кызы үзенең педагогик осталыгын тулысынча күрсәтте: балалар белән кызыклы белем бирү шөгыле үткәрде, эшчәнлегенә үзанализ тәкъдим итте, әти-әниләр өчен файдалы чара оештырды. Без Эльмира Фоат кызының уңышлары белән горурланабыз һәм аңа иҗади үсеш һәм алга таба һөнәри җиңүләр телибез!
9 февраль көнне Тимершык урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директоры Карамов А.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Биктимирова Э. Г., директор киңәшчесе Хантимирова А. М., педогогик оештыручы Гыйниятуллина И.И., хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча "За пределом" фильмын карадылар.
Чакырылган кунаклар: Тимершык авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев А .Х. һәм полициянең өлкән участок уполномоченные – Россия эчке эшләр Министрлыгының Саба районы буенча бүлеге хезмәткәре полиция майоры Гатин Марат Мөрсәлим улы.
Хәзерге җәмгыять үсешендә билгеләнгән уңай тенденцияләргә карамастан, без дәүләтебезнең катлаулы күчеш чорында яшәвебезне аңлыйбыз һәм яшь буын вәкилләре катлаулы социаль-психологик ситуацияләргә һәрвакытта да әзер түгел, бу аларны деструктив һәм асоциаль характердагы күренешләргә китерә.
Чистай районында җирле Сукырлар җәмгыяте активистлары өчен танып-белү очрашуы узды. «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре кунакларны махсус саклана торган территория тарихы белән таныштырдылар, аның экологик роле һәм сирәк төрләрне саклау өчен әһәмияте турында җентекләп сөйләделәр. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм тыюлык территориясендә үсә торган дару үсемлекләренә аерым игътибар бирелде.
ТР Экология министрлыгына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрдән Николай Иванцов урамындагы 12 нче йорт янында урнашкан күлгә туфрак салу турында мөрәҗәгать килде.
10 февраль-Яңа Чишмә гимназиясендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре»республика конкурсының муниципаль этабы.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм хоккей мәйданчыгын кардан чистарту оештырылды.
Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. ИП Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм хоккей коробкасы кардан чистартылды. Хоккей коробкасы ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!
Милекнең барлык рәвешләрендәге оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре шулай ук ведомство буйсынуындагы объектларның биналары һәм корылмалары түбәләреннән кар басымын киметү буенча тулы чаралар күрергә тиеш.
Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Урам буйлап барганда, салынып торган боз һәм кар салынган йортлардан ераграк торырга, алар янында автотранспорт куярга ярамый.
9 февраля в Шеморданском доме культуры состоялся муниципальный этап Республиканского фестиваля родословной «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез». Тимершикское сельское поселение представили известные в селе трудолюбивые потомки - внуки Биктимера, занявшие 1 место.
В нашей деревне растет число родословных, выстраивающих свою родословную, еще большее сближение родных доставляет душе невыразимое удовольствие.
2026 елның мартыннан «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасыннан «Тыюлыклы Татарстан» экологик агарту проекты башлана.
Подгорный авылы мәдәният йортында «Яхшылык эшлә» акциясе узды, аның кысаларында авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерләде.