ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

12 февральдә 14: 00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының яңартылган декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе ачыла.

6 нчы февраль көнне,Иләбәр авылында урнашкан “Игенче” ял итү паркында, "Яшьлек" яшьләр үзәге чаңгы ярышлары үткәрде. 

Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәрендәге «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәрделәр.

Мамадышта зур колач белән SUNNYФЕСТ-2026 креатив чаналарның унынчы юбилей фестивале узды, анда 8000нән артык тамашачы һәм 30 команда катнашты.

Өлкән яшьтәге кешеләр пенсионер статусын кәгазь документларсыз раслый алачак - МАХ кушымтасында QR-код ярдәмендә

Махсус хәрби операция бара торган зонага Татарстан Республикасыннан атлар җибәрделәр. Атларны республика территориясендә әзерләп чыгарылды. Атларны Арча, Лениногорск районнарыннан ат хуҗалары һәм Казан ипподромы бирде.

9 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Эхо веков вистории семьи –Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Конкурсның максаты-милли мәдәниятне, шәҗәрә традицияләрен торгызу, саклап калу һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру. Фестивальдә Олыяз авылыннан Әхмәтовлар, Килдебәк авылыннан Габдрахмановлар, Тимершиктан Биктимеровлар катнашты. Конкурсны ачу өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе И.Р.Гарипов, Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе хореография сәнгате кафедрасы доценты В.А.Белов чыгыш ясады. Конкурста шулай ук Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин, авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев катнашты. Фестивальнең әйдәп баручылары Шәмәрдән мәдәният йорты мөдирләре Г.М. Әхмәтшина һәм Шәмәрдән модель китапханәсе мөдире – Л.Д. Мөхәммәтҗанова. Мәдәният йорты фойесында һәр гаилә күргәзмә оештырды, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде. Аннары сәхнәдә гаилә командалары чыгышлары, Шәҗәрә презентацияләре күрсәтелде. Жюри нәтиҗәләрен чыгарганда, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы оештырдылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Татарстан спортчысы Эвелина Шеина юниорлар арасында ядрә белән ату буенча Европа беренчелегендә ике тапкыр беренче урынны яулады. Ярышлар 5 февральдән 8 февральгә кадәр Болгариянең Бургас шәһәрендә узды.

Почта адресатның телефон номеры буенча посылкалар җибәрергә мөмкинлек бирүче яңа хезмәтне эшләтеп җибәрде.

Татарстанда 2026 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында тагын 55 предприятие катнашачак. Проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына керә һәм дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International