ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Алар гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Бергәләп, җирле халык белән берләшеп, акча, азык-төлек, кием-салым җыялар, өй шартларында лапша пешерәләр, чәйләр әзерлиләр, блиндаж өчен шәмнәр ясыйлар. Шулай ук маскировка челтәрләре дә үреп чыгаралар.

28 февральдә «Сибур Арена Н‑к» спорт комплексында нәфис гимнастика буенча Nizhnekamsk CUP муниципальара турниры узачак. Катнашучыларның мактаулы кунагы һәм остазы-Олимпия чемпионы, Европа чемпионы Анастасия Сергеева.

Бүген Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы (ИСЕСКО) һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды.

Имзалау тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Документка ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова имза салды.  

Гыйлем – нур 

2026 елның 9 февраленә һава торышы фаразы

Метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты.

Очрашу Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтендә узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.

Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы (ИСЕСКО) мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнә, әгъза дәүләтләр арасындагы элемтәне ныгыта.

Татарстанда 2026 елның 12 февраленнән бөек татар каһарман шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Кара урман» фильмы прокатка чыга. Режиссер Радик Кудояровның Татарстан Республикасы ярдәме белән төшерелгән кинотасмасы Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Җәлил һәм аның иптәшләренең фаҗигале язмышы турында сөйли.

Болытлы, көндез аязучан.

Төнлә кар, урыны белән көчле, кайбер районнарда буран.

Көндез явым-төшем юк.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлек белән, урыны белән 13 м / с тизлек белән.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -16..-21˚.

Көндез максималь температура -13..-17˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

2026 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә
урыны белән көтелә:
 төнлә көчле кар;
- төнлә һәм көндез буран, күрү мөмкинлеге 1000 гә кадәр начарая
бер метр һәм аннан да азрак (Казанда төнлә);
- төнлә һәм көндез юлларда урыны белән кар көртләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International