ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

8 декабрьдә Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе-2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең кулланучылар базары, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү комитеты, шулай ук Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре белән берлектә Казанда санкцияләнмәгән урам сәүдәсен ачыклау буенча рейд үткәрделәр.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 11 декабрендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Баулы шәһәре, Пионер ур., 19 йорт) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак.


 

9 декабрь көнне «Зәй» спорт мәктәбе тренер-укытучылары Кәлимуллин Л.М. (ирекле көрәш) һәм Леваев Д. О. (тхэквондо) үз шәкертләре белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә үткәрделәр.

Саклауның төп коралы – сирәк төрләргә ауны тыя торган Кызыл китап. Бүген мөһим дата – Халыкара хайваннар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, ул исә табигатьне саклау кирәклеген искә төшерә. Хайваннарның иминлеге өчен, махсус саклана торган табигать территорияләре булдырыла. Быел республика территориясендә шундый 6 территория барлыкка килде. Алар арасында Түбән Кама районындагы зур ак челән (ТР Кызыл китабы), ак төнбоек (ТР Кызыл китабы), ысылдавык аккош (ТР Кызыл китабы), аккойрык бөркет (РФ Кызыл китабы) һәм соры каз (РФ Кызыл китабы) саклана торган «Зур ак челәннең оя кору урыннары» заказнигы, сөркәләрнең тарихи колонияләре саклана торган Азнакай районындагы «Сөркәләр колониясе» заказнигы бар.

9 декабрь көнне Тәтеш шәһәренең Өстәмә белем бирү үзәгендә 7-11 сыйныф укучылары арасында математика буенча төбәк һәм Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы узды. Бу чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер өлеше булды, аның кысаларында «Иң яхшы балаларга» подпроекты тормышка ашырыла.

 

 

10 декабрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Мега» сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсендә катнаштылар. Чара инвалидларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү максатыннан оештырылды.

11 һәм 13 декабрьдә шәһәрнең ат спорты мәктәбендә «ат спорты буенча «Татнефть» ГАҖнең кышкы кубогы» узачак.

С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Ватан символлары» дигән мәгълүмат сәгате узды.

Казанда Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең чираттан тыш сайлау конференциясе узды. Чара барышында оешманың яңа президенты итеп Расих Габдрахманов сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International