Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим итегез!
Гадәттәгечә декабрь аенда республика халкы туганнарына һәм якыннарына илнең барлык почмакларына һәм чит илләргә бүләкләр җибәрә. Бу чорда эшкәртелә торган почта җибәрүләре күләме уртача 30% ка арта. Россия почтасы адресатка максималь куркынычсыз барып җитсен өчен яңа ел посылкаларын һәм бандерольләрен ничек дөрес төрергә кирәклеге турында киңәшләр әзерләде.
11 декабрь көнне Туктар авыл клубы "Гәрәбә"фольклор коллективы әгъзалары белән "Хэр кон бәйрәм булсын"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.Анда коллектив әгъзалары җырладылар, биеделәр һәм кичне түгәрәк өстәл артында чәй эчүне дәвам иттеләр.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балалар теләге язылган берничә яңа ел шарын алды.
Яңа ел чыршысы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында урнашкан.
9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата-Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көн — ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү генә түгел, бәлки һәрберебезгә ватанпәрвәрлек, шәхси җаваплылык, Ватаныбызга мәхәббәт һәм аны якларга әзерлек кебек мәңгелек кыйммәтләр турында җанлы искә төшерү дә ул.
2025 елның 11 декабре 18.00 сәгатьтән 12 декабре 18.00 сәгатькә кадәр
10 декабрьдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы мәйданчыгында «Тигез мөмкинлекләр җәмгыяте: инвалидларга комплекслы ярдәм» республика конференциясе булды.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашында киңәшмә узды.
Гадәттәгечә декабрь аенда республика халкы туганнарына һәм якыннарына илнең барлык почмакларына һәм чит илләргә бүләкләр җибәрә. Бу чорда эшкәртелә торган почта җибәрүләре күләме уртача 30% ка арта. Россия почтасы адресатка максималь куркынычсыз барып җитсен өчен яңа ел посылкаларын һәм бандерольләрен ничек дөрес төрергә кирәклеге турында киңәшләр Әзерләде.
Беренчесе-бүләк өчен төргәк сайлыйбыз. Ул посылка тибына туры килергә тиеш. 3 килограммга кадәр авырлыктагы зур булмаган бүләкне пластик пакетка яисә тыгыз кәгазьгә төреп, бәйләп яисә ябыштырып куярга мөмкин. Эре һәм авыр әйберләрне гадәттә нык катыргы тартмада яки капчыкта җибәрәләр. Төргәкне почта бүлекчәсендә сатып алырга мөмкин. Тизләтелгән җибәрүләр өчен сезгә EMS конверты яки пластик пакеты, аның максималь зурлыгы 60×70 см.әгәр үз тартмагызны яки пакетыгызны кулланырга ниятлисез икән, аларда чит язулар, рәсемнәр һәм башка символлар булмавына инаныгыз. Шулай ук төргәктә Иске Скотч яки аның эзләре булырга тиеш түгел.
12.12.2025 елга ашыгыч кисәтү