"АПК Азык-төлек программасы"ҖЧҖ "Реаль рейтинг" эшлекле премиясенә лаек булды. Бу премияне ел саен «Реальное время» интернет- газетасы тапшыра.Экспертлар ачык статистикага һәм нәтиҗәлелекне бәяләүнең үз методикасына таянып, икътисадның сигез төп тармагында Идел буе федераль округы лидерларын билгеләделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында стадион - ипподромда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт-күңел ачу программасы узды. Чара катнашучыларны социализацияләүгә, актив яшәү рәвешен үстерүгә һәм уңай ял итүне оештыруга юнәлдерелгән иде.
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел генә кереп калды. «Ватан Геройлары көне» истәлекле датасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнде.
Язылыгыз һәм яңалыкларны беренче булып алыгыз!
Әлегә кар аз булуга карамастан, сулыклар юка боз кабыгы белән каплана башлыйлар. Һәм нәкъ менә хәзер иң куркыныч чор башлана.
Ютазы районының «Безне картлык өйдә тотмас» ветераннар төркеме чираттагы тапкыр Кырым-Сарайда шәфкать йортында булды.
Бу көнне казна учреждениесе музыка белән генә түгел, ә ниндидер әһәмиятлерәк бер нәрсә - туган якның җылысы белән тулды. Ә тагын яңгыравыклы игелек кайтавазы, туган тавышларның җылысы һәм очрашу шатлыгы белән. Һәм бу инде вакыт белән сыналган традиция.
Район мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
2025 елның 5 декабрендә Теләче муниципаль районының Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы -2026» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Укытучыларга 2 конкурс сынавы үтәргә туры килде: «Мастер-класс» һәм «Педагогик интервью». Финалда барлыгы 6 педагог катнашты.
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «юл хәрәкәте иминлеге»дәүләт бюджет учреждениесе ихтыяҗлары өчен транспорт чараларын кайтаруга электрон аукционнар башлану турында хәбәр итә.
Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеген җәмгыятькә чираттагы искәртү ул. Һәрбер кеше игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның проблемаларының берсе-аралашу җитмәү. Инвалидлар декаднигында Чабья-Чурчи авыл клубы актив катнашты. Безнең авылда мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк булган инвалид кешеләр яши. 3 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка буенча ярыш узды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
4 декабрьдә «Капелькой согреем душу» дип исемләнгән очрашу оештырылды, Рәсимә Нәҗмиева янына бардык, аңа күчтәнәч бирдек. Ул бик шат иде һәм рәхмәт белдерде.
5 декабрь көнне Олы Ныртыда мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм Чабья-Чурчи авыл клубы белән берлектә "Күңел жылысы" исемле мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен кичә-очрашу үткәрелде. 9 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында узган «Дуслар җыелган җирдә" концертында авылдашларыбыз белән район мәдәният йортында булдык булдык.