Без «Геройлар династиясе» проектының сизелерлек үсешен күрсәтергә шатбыз. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә туганнары махсус хәрби операция кысаларында бурычларын үтәгән яшүсмерләргә ярдәм итү өчен эшләнгән «Синең көчең коды» уникаль гамәли модуле узды.
Лаеш муниципаль районында профилактика чарасы
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XX съезды узды. Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман муниципаль районы делегациясе катнашты. Рөстәм Нургалиевич муниципаль җәмәгатьчелеккә, битараф булмаган гражданнарга, волонтерларга, бизнес-җәмәгатьчелеккә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм җирле үзидарә депутатларына сугышчылар өчен гуманитар ярдәмне турыдан-туры СВО зонасына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җиткерүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Республика рәисе Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Наилә Наил кызын күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеше өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләде. Наилә Наил кызы, Сезне дәүләт бүләге белән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегездә зур уңышлар телибез.
Алабугада "Яшьләр" стадионында шәһәрнең төп чыршысын урнаштырдылар. Биредә яшел гүзәл янында стадионда актив ял итү зонасы урнашачак. Тиздән 7 метр биеклектәге һәм 12 метр озынлыктагы тау, кышкы карусель, чаңгы трассасы барлыкка киләчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен сәүдә оештырылачак, кафелар эшләячәк.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы
Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа Lada Niva Travel автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.
Бүген безнең "Движение первых " ка кергэн балалар "Сәяхәт башлана" дәфтәрләрендә эшлэрен дәвам иттеләр. Дәфтәрнең һәр бите - алар өчен яңа ачышлар һәм яңа белемнәр. Анда төрле биремнәр бирелә, игътибар, акыл тәрбиясендә бала интеллектын үстерүдә зур роль уйный. Шулай ук дәфтәрләрнең кыйммәте шунда ки, бала "үз эшчәнлек кырында" гамәлләр башкару мөмкинлеген алачак.
Һәр бала үз дәфтәрендә һәр биремне үти, бу балаларда активлыкны һәм мөстәкыйльлекне активлаштыра һәм укыту процессын нәтиҗәлерәк итә
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
Мәгълүмат