Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина халыкны социализацияләү программасын үстерү федераль үзәгенең «Ата-аналар кунакханәсе» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Социаль челтәрләрдә яшүсмер: мошенниклардан һәм кибербуллингтан ничек котылырга»фильмын күрсәтеп чарас узды.
Татарстан Республикасыннан «IQ ПФО» интеллектуаль олимпиадасында Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Иннополис Университеты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм башка мәгариф учреждениеләре студентлары катнаша.
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү
Республикада торак пунктларны чистарту буенча масштаблы кампания планы расланды. Тиешле боерыкны ТР Премьер‑министры Алексей Песошин имзалады. Икеайлык барлык муниципаль берәмлекләрне колачлый һәм 31 майда тәмамлана, йомгаклар 5 июньгә кадәр ясалачак.
27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгать өлкәсен кабул итүнең иң якты, матур һәм аңлаешлы өлкәләрнең берсе булып тора. Театральләштерелгән эшчәнлек балаларга ачылырга ярдәм итә, сүз байлыгын үстерә, аларның эчке дөньясын баетып, көндәлек тормышына онытылмаслык төрлелек кертә. Бүген сабыйларыбыз “Шалкан”, “Чуар тавык”, “Куян кызы”, “Теремкәй” кебек яраткан әкиятләрен бик теләп сәхнәләштерделәр. Һәр герой үзенә бирелгән рольне җиренә җиткереп башкарды. Бәйрәмнәр һәм әкиятләр – балаларга образлар, төсләр, тавышлар дөньясын ача торган ишекнең искиткеч ачкыч ул. Бакчабызда театр көне бик күңелле узды.
27 март Тәтеш районы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиңү көне» дип исемләнгән, концерты булып узды.
«Эссен Продакшн АГ» компаниясе массакүләм спорт үсешенә актив ярдәм итә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Сезне чаңгы сезонын ябуга багышланган чарага чакырабыз.
Хәзер без туган Арча краебызның уникаль басма – энциклопедиясен булдыру өстендә актив эшлибез. Бу коры фактлар җыентыгы гына түгел, бәлки чын елъязма булачак, ул үз хезмәте һәм таланты белән җиребезне данлаучы һәркемнең бай тарихы, динамик үсеше һәм якты казанышлары турында сөйләячәк.
Сезнең оешмагызның һәм сезнең хезмәт коллективыгызның тарихы бу басма битләрендә аерым урынга лаек, дип ышанабыз. Энциклопедияне мөмкин кадәр тулы һәм кызыклы итү өчен, без сездән кыйммәтле мәгълүмат белән уртаклашуыгызны сорыйбыз.
Алабуга районы җитәкчеләренең шәһәр киңәшмәсендә «Астра» тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова учреждениенең 2025 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирде һәм агымдагы елга планнары белән уртаклашты.