ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

23 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Стадион-ипподром» чаңгы базасында чаңгы сезонының рәсми старты булачак!

22 декабрьдә 18 сәгатьтән 23 декабрьдә 18 сәгатькә кадәр 2025 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- бозлавык;
- күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая барган буран (көндез Казан шәһәрендә);
- көн дәвамында һава температурасының кичкә таба кискен һәм сизелерлек түбәнәюе -12.-17, ТРның көнбатыш һәм төньяк районнарында -19..-24 (Казанда -20 кадәр..-22˚).

Бүген «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә «Ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды

Мультидисциплинар команданың халыкның төрле «зәгыйфь» төркемнәренә юнәлтелгән эше халык арасында социаль әһәмиятле йогышлы авырулар таралуны  булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Хат ташучылар - универсаль хезмәткәрләр. Алар өйләренә акчалата түләүләр, язма корреспонденцияләр, матбугат басмалары һәм зур булмаган посылкалар илтеп кенә калмыйча, инвалидларга һәм өлкәннәргә социаль-көнкүреш хезмәтләре дә күрсәтәләр. Ел нәтиҗәләрен ясап, Россия Почтасы 12 ай дәвамында татарстанлыларга хат ташучылар күрсәткән иң популяр социаль-көнкүреш хезмәтләре рейтингын төзеде.

«Нурлат җылылык челтәрләре» акционерлык җәмгыяте штат режимында температура графигы буенча эшли

«Гаилә» илкүләм проектының бер юнәлеше – өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру. Әлеге программа кысаларында 480 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлы спорт һәм ял итү чараларына җәлеп ителгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Халыкның террорчылык акты уздыру ихтималын бәяләү дәрәҗәсе»темасына социологик сораштыру үткәрә.

 

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында район территориясендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатучы эшмәкәрлек субъектларын чакырып киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов катнашты, ул үзенең нотыгында Чирмешән районының алкоголь базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Читтән кертелә торган алкоголь продукциясен 11 айда сатуга Анализ ясау 40 мең литрдан артык сатылганлыгын күрсәтте.

Тэги: ел нәтиҗәләре

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ел саен үткәрелә торган "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International