ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 19 апрелендә Жуков орденлы Казан югары танк командасы училищесы территориясендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш»  укучылары өчен 13-18 апрель көннәрендә башлангыч сыйныфларында төсләргә, иҗатка һәм ачышларга багышланган төрле төстәге атна уза.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Кунаклар бай программага чумдылар. Григорий Галкин шоуы яхшы кәеф тудырды.  Сәхнәдә шәһәр артистлары, шулай ук җирле музыка мәктәпләренең яшь талантлары һәм педагоглары балкып торды.

Саба шәһәр җирлегендә өмәләр

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2026 елның 18 апрелендә Тәтеш муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре базасында «Тотальный диктант» Халыкара агарту акциясе узды.

13-18 апрель көннәрендә Оренбург шәһәрендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Спортчыларыбыз Илсаф Латыйпов һәм Раян Йосыпов Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 5 нче урынны алып, Россия Беренчелегенә юллама алдылар. Парлы разрядта Илсаф белән Евгений Пайков (Казан) бронза медальгә лаек булдылар. Ялгыз разрядта Илсаф һәм Раян 6 һәм 10 урыннарны яуладылар, шуның белән май ахырында Чебоксарда узачак Россия беренчелегенә шәхси юлламалар оттылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Болытлы. Бераз һәм уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+8˚. Көндез максималь температура +11..+13, урыны белән +16 га кадәр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Очрашу Үзбәкстан Хөкүмәте бинасында узды. 

17 апрель-Казан шәһәрендә 2012 елгы һәм кечерәк кызлар арасында фехтование  буенча РСШОР беренчелегендә Фазлыева Амалия (Саба-Арена спорт мәктәбе) алтын, Фәтхуллина Ильвина (Саба-Арена спорт мәктәбе) бронза медаль яуладылар.
Яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз , алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International